КИСӘТҮ: Санакта BitLocker шифрлавы ялганган булса, тел интерфейсы пакетын урнаштырыр алдыннан аны туктатып торыгыз. Панель управления ачып, Система и безопасность бүлегендә Шифрование дисков BitLocker дигәнне сайлагыз. Приостановить защиту төймәсенә чирттерегез.
Windows 7-нең 32-битлы һәм 64-битлы версияләре өчен аерым йөкләнмәләр булганга, йөкләүне башлаганчы санакта кайсы Windows 7 версиясе урнаштырылганлыгын ачыкларга кирәк: Кайсы Windows 7 версиясе урнаштырылганлыгын түбәндәгечә ачыкларга була:
Пуск төймәсенә басып, "Санак" сүзенә уң төймә белән чирттерегез дә, Свойства дигәнне сайлагыз. Шуннан соң санак турында төп мәгълүмат күрсәтеләчәк. "Система" бүлегендә "Система тибы" параметрын карагыз. Шунда санактагы Windows 7 операцион системасының 32-битлы операцион система яки 64-битлы операцион система икәнлеге күрсәтеләчәк.