Ярашлы операцион системалар: Windows 7; Windows Vista; Windows XP
Таләп ителгән програм тәэминат: Microsoft Office 2010-ның шушы бер яки берничә кушымтаны үз эченә алган җыелма яки аерым нөсхәсе: Excel, OneNote, Outlook, PowerPoint яки Word.
Бу урнаштырылучы компонентны бетерү өчен: Windows XP Home яки Professional чыгарылышларында түбәндәге адымнарны башкарыгыз:
Барлык программалардан чыгыгыз.
Windows идарә аслыгында Программаларны урнаштыру яки бетерү тамгасына ике тапкыр чирттерегез.
Шуннан соң Microsoft Office Language Interface Pack 2010 дигәнен Хәзер урнаштырылган программалар исемлегендә табып сайлагыз һәм Бетерү төймәсенә чирттерегез.
Экрандагы күрсәтмәләрне үтәгез.
Windows Vista яки Windows 7-дә түбәндәге адымнарны башкарыгыз:
Барлык программалардан чыгыгыз.
Windows идарә аслыгында Программалар һәм мөмкинлекләр тамгасына ике тапкыр чирттерегез.
Шуннан соң Программаларны бетерү яки үзгәртү бүлегенең Microsoft Office Language Interface Pack 2010– Татар дигәнен Хәзер урнаштырылган программалар исемлегендә табып билгеләгез һәм Бетерү параметрын сайлагыз.
Экрандагы күрсәтмәләрне үтәгез.
CHM файлының эчтәлеген йөкләгәннән соң карап булмаса, киләчәк адымнарны ясагыз :
CHM файлын саклаган папканы ачыгыз.
Уң як төймә белән CHM-га чирттереп, килеп чыккан сайлакта “Үзлекләр” пунктына басыгыз.
“Гомуми” салынмасында Тыюну туктату төймәсенә басыгыз, аннары OK басыгыз.