Нәшер ителгән:
Көченә керә: 2018-нче елның 1-нче мае
Майкрософт хезмәтләре килешүе
ХосусыйлыгыгызХосусыйлыгыгыз1_YourPrivacy
Җыелма нәтиҗә

1. Хосусыйлыгыгыз. Хосусыйлыгыгыз безнең өчен мөһим урында тора. Зинһар, сездән һәм сезнең җайланмаларыгыздан җыелган ("Data") Microsoft хосусыйлык аңлатмасы ("Хосусыйлык аңлатмасы")-ны укыгыз, чөнки бу сезнең мәгълүматларыгыз турында һәм сезнең мәгълүматларыгызны эшкәртергә тиеш булган юридик нигезләрне куллануыбыз турында белешмәләр төрен тасвирлый. Башкалар белән аралашу булган эчтәлекне Microsoft ничек кулланганын; Хезмәтләр аркылы Microsoft-ка җибәрелгән хәбәрләрне; Хезмәтләр аркылы йөкләнгән, сакланган, тапшырылган һәм уртаклашкан ("Сезнең эчтәлек") файллар, фотосурәтләр, документлар, аудио, цифрлы эшләр, туры тапшырулар һәм видеоязмаларны Хосусыйлык аңлатмасы шулай ук тасвирлый. Әгәр эшкәртү ризалыкка һәм канун рөхсәт иткән чикләргә нигезләнә икән, әлеге Шартлар белән килешеп, Хосусыйлык аңлатмасында тасвинланганча, сез Эчтәлекне һәм мәгълүматларны Microsoft-та җыю, куллану һәм ачу белән ризалашасыз. Кайбер очракларда без, Хосусыйлык аңлатмасында күрсәтелгәнчә, аерым белдерү ясаячакбыз һәм рөхсәтегезне сораячакбыз.

Тулы текст
Сезнең ЭчтәлекСезнең Эчтәлек2_yourContent
Җыелма нәтиҗә

2. Сезнең Эчтәлек. Безнең Хезмәтләрнең күпчелеге сезгә Эчтәлегегезне саклау яки уртаклашуны һәм башкалардан материал алуны рөхсәт итә. Без сезнең Эчтәлеккә милек хокукына дәгъваламыйбыз. Сезнең Эчтәлек үзегезнеке булып кала, һәм аның өчен сез җаваплы.

  • a. Сезнең эчтәлегегезне башка кешеләр белән уртаклашканда, сез аларның дөньякүләм нигездә, сезгә компенсация түләмичә, Сезнең эчтәлегегезне куллана, саклый, яздыра, кабатлый, тапшыра, уртаклаша һәм күрсәтә (һәм HealthVault'та бетерә) алуын аңлыйсыз. Башкаларның моны эшләүләрен теләмәсәгез, Хезмәтләрне Эчтәлегегезне уртаклашу өчен кулланмагыз. Әлеге Шартларны үтәү барышында сездә Хезмәтләрдә яки алар аша йөкләп җибәрелгән, сакланган яки уртаклашкан Сезнең эчтәлегегегез өчен кирәкле барлык хокукларыгыз барлыгын (һәм булачагын) һәм Сезнең эчтәлегегезне туплау, куллану һәм саклау бернинди законны яки башка кешеләр хокукларын бозмаячагын күрсәтәсез һәм гарантия бирәсез. Майкрософт сезнең Эчтәлеккә ия булмый, аның белән идарә итми, расламый, түләми, хупламый яки башка рәвешчә Эчтәлегегез өчен җаваплы түгел һәм сезнең Эчтәлек яки башкалар йөкләгән, саклаган яки Хезмәтләр аша уртаклашкан мәгълүмат өчен җаваплы түгел.
  • б. Хезмәтләрне сезгә һәм башкаларга тәкъдим итү өчен җитәрлек күләмдә, сезне һәм Хезмәтләрне саклау, Майкрософт продуктларын һәм хезмәтләрен яхшырту максатларында, мәсәлән, Хезмәтләрдәге Эчтәлегегезне күчермәләү, алу, тапшыру, форматын үзгәртү һәм аралашу кораллары ярдәмендә тарату өчен, сез Майкрософтка халыкара һәм түләүсез рәвештә сезнең Эчтәлекне куллану өчен интеллектуаль милек лицензиясен бирәсез. Әгәр сез Эчтәлекне челтәрдә Хезмәтләрнең чикләмәләрсез мөмкин булган өлкәдә бастырсагыз, сезнең Эчтәлек Хезмәтне алга күчерүче күренешләр яки материалларда барлыкка килергә мөмкин. Хезмәтләрнең кайберләре реклама урнаштыру аша эшли. Майкрософтның реклмананы шәхсиләштерү рәвешен идарә итү чаралары Майкрософт хисап язмасы белән идарә итү веб-сайтының Иминлек һәм хосусыйлык битендә урнашкан. Без сез әйткәннәрне электрон почта, чат, видеошалтыратулар яки тавыш почтасында, яисә документлар, фоторәсемнәр һәм башка шәхси файлларыгызны сезнең өчен максатчан белдерү ясау өчен кулланмыйбыз. Безнең реклама кагыйдәләре Хосусыйлык аңлатмасында тулы рәвештә язылган.
Тулы текст
Тәртип кагыйдәләреТәртип кагыйдәләре3_codeOfConduct
Җыелма нәтиҗә

3. Тәртип кагыйдәләре.

  • а. Әлеге Шартлар белән килешеп сез, Хезмәтләр белән кулланган вакытта түбәндәге кагыйдәләрне саклау белән килешәсез:
    • i. Законсыз эшләр белән шөгыльләнмәгез.
    • ii. Балаларга зыян китерүче, зыян китерү куркынычын булдыручы эш белән шөгыльләнмәгез.
    • iii. Спам хәбәрләрен җибәрмәгез. Спам ул кирәкмәгән яки урынсыз массакүләм җибәрелгән электрон хат, язмалар, танышу таләпләре, SMS (текст хәбәрләре) яки тиз хәбәрләр.
    • iv. Ярашсыз эчтәлек яки материал (мәсәлән, ялангачлык, тупаслык, норматив булмаган сүзлек, порнографик язмалар, көч куллану күренешләре яки җинаяти гамәлләр катнашы белән) белән уртаклашу өчен, ябык күренештә Хезмәтләрне чагылдырыгыз яки кулланыгыз яки сезнең Эчтәлек яисә материалыгыз урынлы кануннар яки кагыйдәләр белән туры килми.
    • v. Ялган һәм ялгыштыра торган (мәсәлән, ялган сәбәпләр буенча акча сорау, үзеңне башка кеше буларак күрсәтү, уеннар санын арттыру яки рейтингларга, аңлатмаларга тәэсир итү өчен, Хезмәтләр белән идарә итү) яки гайбәт таратучы, кеше абруен төшерүче гамәлләрдә катнашмагыз.
    • vi. Хезмәтләргә керү яки алардан файдалана алырлык булу чикләмәләрен урап узмагыз.
    • vii. Сезгә, хезмәтләргә яки башкаларга зыян китерә алган эшләрдә катнашмагыз (мисал өчен, вируслар җибәрү, эзәрлекләү, террористик эчтәлекне тапшыру, сүздә күрәлмаучылык белдерү яки башкаларны карата көч куллануны аклау).
    • viii. Башкаларның хокукларын бозмагыз (мәсәлән, авторлык хокуклары белән сакланган көйләрне яки башка материалны рөхсәт ителмәгән рәвештә уртаклашу, Bing карталарын яки фоторәсемнәрен алып сату һәм тарату).
    • ix. Башкаларның хосусыйлыгын яки мәгълүматны саклау хокукларын бозучы гамәлләрдә катнашмагыз.
    • x. Башкаларга әлеге кагыйдәләрне бозырга булышмагыз.
  • б. Мәҗбүр итү. Әгәр сез әлеге Шартларны бозсагыз, без, үз карарыбыз буенча, сезгә Хезмәтләрне күрсәтүне туктатырга яки Майкрософт хисап язмагызны ябарга мөмкин. Шулай ук без, әлеге Шартларның үтәлүен тәэмин итү өчен, Хезмәтләргә яки алардан аралашуларны (мәсәлән, электрон почта хәбәрләре, файлларны уртаклашу яки тиз хәбәрләр) китерүгә бик куя, яки төрле сәбәпләр буенча Сезнең эчтәлегегезне бетерә яки аны нәшер итүдән баш тарта алабыз. Әлеге Шартларның уйланылган бозуларны тирәнтен тикшергән вакытта, Майкрософт, проблеманы чишү өчен, сезнең Эчтәлекне тикшерү хокукына ия, һәм биредә сез бу тикшерүне рөхсәт итәсез. Әмма, без Хезмәтләрне тулысынча тикшерә алмыйбыз һәм моны эшләргә ниятләмибез.
  • в. Xbox хезмәтләренә карата куллану. Бу Тәртип кагыйдәләренең Xbox Live'ка, Windows Live өчен уеннарга һәм Microsoft Studios уеннарына, Майкрософт тарафыннан тәкъдим ителгән кушымталарга, хезмәтләргә һәм эчтәлеккә карата кулланылу тәртибе турында тулырак мәгълүмат алу өчен монда чирттерегез. Xbox хезмәтләре аркылы тәртип кодексын бозу (13 (a)(i) бүлегендә билгеләнгән) Xbox хезмәтләрендә катнашуны, шул исәптән рөхсәт итүгә лицензияне конфискацияләү, Xbox Алтын Әгъзалыгы вакытын һәм Microsoft хисап язмасы баланслары хисап язмасы белән бәйләнгәнне, туктатырга яки тыярга мөмкин.
Тулы текст
Хезмәтләр белән куллану һәм ЯрдәмХезмәтләр белән куллану һәм Ярдәм4_usingTheServicesSupport
Җыелма нәтиҗә

4. Хезмәтләр белән куллану һәм ярдәм.

  • a. Майкрософт хисап язмасы. Хезмәтләрнең күпчелегенә керү өчен, сезгә Майкрософт хисап язмасын төзергә кирәк. Майкрософт хисап язмагыз сезгә продуктларга, веб-төеннәргә һәм Майкрософт һәм аның партнерлары тәкъдим иткән хезмәтләргә керү мөмкинлеген бирә.
    • i. Хисап язмасын төзү. Майкрософт хисап язмасын онлайн теркәлеп төзи аласыз. Майкрософт хисап язмагызга теркәлгәндә, сез ялгыш, төгәл булмаган яки ялгыштыра торган мәгълүматны кулланмаска ризалашасыз. Кайбер очракларда, Интернетны тәэмин итүче кебет чит зат сезгә Майкрософт хисап язмасын билгеләп куя ала. Әгәр сез чит заттан Майкрософт хисап язмасын алсагыз, чит зат, Майкрософт хисап язмагызга керү яки аны бетерү кебек, хисап язмагызга кагылышлы өстәмә хокукларга ия булырга мөмкин. Чит зат сезгә тапшырган барлык өстәмә мәгълүматны тикшерегез, чөнки Майкрософт әлеге өстәмә шартларга карата җаваплы түгел. Майкрософт хисап язмасын бизнес яки эш бирүче кебек оешма исеменнән төзесәгез, сез әлеге оешманы шушы Шартлар белән ялгауга законлы рөхсәтегез булуны раслыйсыз. Microsoft хисап язмасының хисап мәгълүматын башка кулланучыга яки объектка тапшыра алмыйсыз. Хисап язмагызны саклау өчен, хисап язмагыз мәгълүматын һәм серсүзне яшерегез. Microsoft хисап язмагызда була торган барлык гамәлләр өчен җаваплылык тотмыйсыз.
    • ii. Хисап язмасын куллану. Майкрософт хисап язмагыз актив булсын өчен, аның белән кулланырга кирәк. Бу Майкрософт хисап язмагызны һәм бәйле Хезмәтләрне актив халәттә саклап калу өчен, биш еллык вакыт эчендә кимендә бер тапкыр керүне аңлата, әгәр Хезмәтләрнең түләүле өлешләре өчен тәкъдим булмаса. Әлеге вакыт эчендә Майкрософт хисап язмагызга кермәсәгез, без аны актив түгел дип санап, сезнең өчен ябачакбыз. Ябылган Майкрософт хисап язмасының нәтиҗәләре турында 4(a)(iv)(2) бүлегендә укый аласыз. Сез Outlook.com хатлар папкасына һәм OneDrive'ка (аерым) кимендә елга бер тапкыр керергә тиеш, югыйсә, без Outlook.com хатлар папкагызны һәм OneDrive'ны сезне өчен ябачакбыз. Microsoft хисап язмагыз белән бәйле уен хисап язмагызны саклап калу өчен, сез Xbox хезмәтләренә 5 көнлек период эченә бер тапкыр булса да керергә тиеш. Чит тарафның Майкрософт хисап язмагызны алдап кулланганында шикләнсәк (мәсәлән, хисап язмасына үтеп керү нәтиҗәсендә), Майкрософт, сез хуҗа хокукларын кире кайтаруга кадәр, хисап язмагызны туктата ала. Шикләнүнең табигатенә карап, Сезнең эчтәлеккә керү мөмкинлеген өлешчә яки тулысынча өзү таләп ителергә мөмкин. Майкрософт хисап язмагызга керә алмасагыз, бу веб-сайтка керегез: https://go.microsoft.com/fwlink/?LinkId=238656.
    • iii. Балалар һәм хисап язмалары. Хезмәтләр белән кулланып сез яшәгән төбәгегездә балигъ һәм юридик хокуклы булганыгызны яки, әлеге Шартлар белән бәйле булучы ата-анагыз һәм законлы опекуныгыз булуын раслыйсыз. Әгәр дә сез балигъ булганыгызны яки "юридик җаваплылык" тотканыгызны, кайда яшәгәнегезне белмисез яки әлеге бүлекне аңламыйсыз икән, зинһар өчен, Microsoft хисап язмасын төзү өчен, ярдәм артыннан ата-анагызга яки законлы опекуныгызга мөрәҗәгать итегез. Әгәр сез Майкрософт хисап язмасын төзегән балигъ булмаган затның ата-анасы яки закон буенча җаваплы кешесе булсагыз, сез һәм балигъ булмаган зат әлеге Шартларны кабул итеп, аларны үтәргә ризалык бирәсез һәм, балигъ булмаганның хисап язмасы хәзер ачылган яки соңрак төзелгән булуына карамастан, Майкрософт хисап язмасын яки Хезмәтләрне куллану, шул исәптән, сатып алулар өчен тулысынча җаваплы икәнегезне таныйсыз.
    • iv. Хисап язмагызны ябу.
      • 1. Сез теләгән вакытта һәм теләсә нинди сәбәп белән аерым Хезмәтләрдән баш тарта яки Майкрософт хисап язмагызны яба аласыз. Майкрософт хисап язмагызны ябу өчен, https://go.microsoft.com/fwlink/p/?linkid=618278 буенча үтегез. Сез бездән Майкрософт хисап язмагызны ябуны сорыйсыз икән, без соравыгызны 60 көнлек көтү халәтенә, әгәр карарыгызны үзгәртсәгез, күчереп торабыз. 60 көн үткәч, Майкрософт хисап язмагыз ябылачак. Майкрософт хисап язмагыз ябылгач нәрсә булачагы турында мәгълүматны түбәндәге 4(a)(iv)(2) бүлегендә карагыз. 60 көн вакытында Майкрософт хисап язмагызга керсәгез, ул яңадан актив булачак.
      • 2. Әгәр Microsoft хисап язмагыз ябык икән (безнең яки үзегез тарафыннан), берничә әйбер барлыкка килә. Беренчедән, хезмәтләргә керү өчен, Microsoft хисап язмагызны куллану хокукы шунда ук төгәлләнә. Икенчедән, Microsoft хисап язмасы белән бәйле сезнең эчтәлекне яки мәгълүматларны бетерәчәкбез яки сездән һәм Microsoft хисап язмагыздан аны кире кагабыз (әгәр закон буенча аны сакларга, кире кайтарырга яки сезгә яисә сезнең тарафтан чит әгъзаларга тапшырырга тиеш түгел икән). Сездә даими тергезү планыгыз булырга тиеш, чөнки Майкрософт, хисап язмагыз ябылгач, сезнең Эчтәлекне яки Мәгълүматны чыгарта алмаячак. Өченчедән, алынган продуктларыгызга керү мөмкинлеге югалта аласыз.
  • б. Эш яки мәктәп хисап язмалары. Кайбер Майкрософт хезмәтләренә сез эш яки мәктәп электрон почта адресы белән керә аласыз. Әгәр сез моны эшләсәгез, электрон почта адресыгыз белән бәйле домен хуҗасы хисап язмагызны тикшерә һәм администраторлык итә алганы, шулай ук мәгълүматларыгызга, шул исәптән, хәбәрләрегезнең һәм файлларның эчтәлегенә, керү рөхсәте ала һәм эшкәртә алганы, домен хуҗасына Microsoft хәбәр итә алганы белән килешәсез. Шулай ук сез Майкрософт хезмәтләрен Майкрософт сезнең белән һәм оешмагыз белән төзегән килешүләр нигезендә башкаруыгыз һәм әлеге Шартлар кулланылмаска да мөмкин икәнлеге белән ризалашасыз. Сездә Майкрософт хисап язмасы булса һәм сез әлеге Шартларда күрсәтелгән Хезмәтләргә керү өчен аерым эш яки мәктәп электрон почта адресын куллансагыз, сезгә, андый Хезмәтләргә керүне дәвам итү өчен, Майкрософт хисап язмагызга бәйле электрон почта адресын яңартырга тәкъдим ителергә мөмкин.
  • в. Өстәмә җиһазлар/Мәгълүмат планнары. Хезмәтләрнең күпчеле белән куллану өчен, интернет тоташмагыз һәм/яки мәгълүмат/кәрәзле телефон планы булырга тиеш. Сезгә, шулай ук, наушниклар җыелмасы, камера яки микрофон кебек өстәмә җиһаз кирәк булырга мөмкин. Сез Хезмәтләрне кулланганда кирәк була торган барлык тоташуларны, планнарны һәм җиһазларны тәэмин итү һәм тоташуларыгыз, планнарыгыз һәм җиһазларыгыз өчен тәэмин итүче(ләр) ала торган түләүләр өчен җаваплы. Әлеге түләүләр сез безгә Хезмәтләр белән куллану өчен түли торган түләүләргә өстәмә була, һәм без ул түләүләрне капламыйбыз. Сезгә карата кулланылачак түләүләр барлыгын белү өчен, хезмәт тәэмин итүчесенә мөрәҗәгать итегез.
  • г. Хезмәт белдерүләре. Сез кулланган Хезмәт турында сезгә хәбәр итү өчен берәр нәрсә булса, без сезгә Хезмәт белдерүләрен җибәрәчәкбез. Сез безгә Майкрософт хисап язмагыз белән элемтәгә керү өчен электрон почта адресын яки телефон номерын бирсәгез, без Хезмәт белдерүләрен электрон почта яки SMS (текст хәбәре) аша җибәрә алабыз, шул исәптән, телефон номерыгызны теркәү алдыннан виртуаль шәхесегезне тикшерү өчен. Шулай ук без Хезмәт белдерүләрен башкача җибәрә алабыз (мәсәлән, продукттагы хәбәрләрдә). Искәртүләрне SMS аша алган очракта, Мәгълүмат яки хәбәр алышу өчен түләүләр алынырга мөмкин.
  • д. Ярдәм. Берничә Хезмәтләр өчен кулланучы ярдәме support.microsoft.com-дә гамәлгә мөмкин. Билгеле хезмәтләр, www.microsoft.com/support-service-agreement-да куллануга әзер булган шартларны исәпкә алып, әгәр дә башкасы каралмаган икән, кулланучыларның аерым яки өстәмә ярдәмен тәкъдим итәргә мөмкин. Хезмәтләрнең яки функцияләрнең бета-версияләре яисә алдан карау өчен, ярдәм гамәлгә мөмкин булмаска мөмкин. Хезмәтләр чит затлар тәкъдим иткән программ тәэминаты яки хезмәтләре белән туры килмәскә мөмкин, һәм сез туры килү таләпләре белән танышу өчен җаваплы.
  • е. Хезмәтләрегезнең бетүе. Әгәр хезмәтләрегезне кире какканнар икән (сезгә яки безгә карамастан), башта Хезмәтләргә булган керү мөмкинлеге хокукы шунда ук төгәлләнә, аннары Хезмәтләр белән бәйле программа тәэминатына лицензиягез бетә. Икенчедән, Хезмәтләрегез белән бәйле мәгълүматларыгызны яки сезнең эчтәлекне бетерәбез яки Microsoft хисап язмагыздан яки сездән кире кагабыз (әгәр дә закон буенча сакларга, кире кайтарырга яки сезгә яки сезнең тарафтан чит әгъзаларга тапшырылырга тиешле түгел икән). Нәтиҗә буларак, нинди дә булса Хезмәтләргә (яки әлеге Хезмәтләрдә сакланган эчтәлеккә) керү рөхсәте башка булмаска мөмкин. Сезнең регуляр резерв күчермәләү планы булырга тиеш. Өченчедән, алынган продуктларыгызга керү мөмкинлеге югалта аласыз. Әгәр Microsoft хисап язмагыздан баш тарткансыз һәм Хезмәтләргә керү мөмкинлеге булган башка хисап язмагыз юк икән, хезмәтләрегез шунда ук кире кагылырга мөмкин.
Тулы текст
Чит кушымталар һәм Хезмәтләр белән куллануЧит кушымталар һәм Хезмәтләр белән куллану5_usingThird-PartyAppsAndServices
Җыелма нәтиҗә

5. Чит кушымталар һәм Хезмәтләр белән куллану. Шартлар сезгә мөстәкыйль чит әгъзалардан (Microsoft булмаган төркемнәрдән яки кешеләрдән) продуктларны, шартларны, веб-төеннәрне, сылтамаларны, эчтәлекне, материалларны, уеннарны, күнекмәне, интеграцияләүне, ботларны яки кушымталарны алуга яки керү мөмкинлегенә рөхсәт бирәләр. ("Чит кушымталар һәм Хезмәтләр"). Хезмәтләребезнең күпчелеге шулай ук сезгә Чит кушымталарны һәм хезмәтләрне табарга, аларга таләпләр җибәрергә яки алар белән эш итәргә ярдәм итә яисә Сезнең эчтәлекне яки Мәгълүматны уртаклашырга рөхсәт итә, һәм сез Чит кушымталарны һәм хезмәтләрне сезгә тәэмин итү эшен Хезмәтләребезгә тапшыруыгызны аңлыйсыз. Чит кушымталар һәм хезмәтләр шулай ук Сезнең эчтәлекне яки Мәгълүматны Чит кушымталарның һәм хезмәтләрнең нәшер итүчесе, тәэмин итүчесе яки операторында сакларга рөхсәт итә ала. Чит кушымталар һәм хезмәтләр сезгә хосусыйлык политикасын тәкъдим итә яки, Чит кушымтаны һәм хезмәтне урнаштыру яки куллану алдыннан, өстәмә шартларны кабул итүегезне таләп итә ала. Office кибете, Xbox кибете яки Windows кибете аша алынган кушымталар турында өстәмә шартларны 13(б) бүлегендә карагыз. Нинди дә булса чит кушымталарга һәм хезмәтләргә Microsoft-ның хисап язмасын алу, куллану, таләп итү яки бәйләү алдыннан, сезгә төрле өстәмә шартлар һәм хосусыйлык политикасы карап чыгарга кирәк. Бернинди дә өстәмә шартлар әлеге Шартларны үзгәртми. Майкрософт Чит кушымталар һәм Хезмәтләр өлеше булган бернинди дә интеллектуаль милекне лицензияләми. Сез Чит кушымталар һәм Хезмәтләр белән кулланудан чыккан барлык җаваплылыкны үз өстегезгә алу һәм Майкрософтның сезнең алар белән куллануга бәйле проблемаларны чишү өчен җаваплы булмавы белән килешәсез. Майкрософт Чит кушымталар һәм хезмәтләр тәэмин иткән мәгълүмат яки хезмәтләр өчен сез яки башкалар алдында җаваплы түгел.

Тулы текст
Хезмәтнең куллана алырлык булуыХезмәтнең куллана алырлык булуы6_serviceAvailability
Җыелма нәтиҗә

6. Хезмәтнең куллана алырлык булуы.

  • а. Хезмәтләр, Чит кушымталар һәм Хезмәтләр, яки Хезмәтләр аша тәкъдим ителгән материаллар һәм продуктлар вакытлыча куллана алмаслык булырга мөмкин, чикләнгән рәвештә тәкъдим ителергә яки төбәк һәм җайланмага карап, үзгәрергә мөмкин. Майкрософт хисап язмагыз белән бәйле урнашуыгызны үзгәртсәгез, элекке төбәгегездә сезнең өчен булган һәм түләнгән материал яки кушымталарны яңадан алырга кирәк булырга мөмкин. Сез законлы булмаган яки лицензиясез материал яки Хезмәтләрне, элек яшәгән илегездә кулланган булсагыз да, кулланмау белән һәм шундый материал һәм Хезмәтләргә керү ниятеннән, урнашуыгызны һәм шәхесегезне яшермәү һәм үзгәртеп күрсәтмәү белән ризалашасыз.
  • б. Без Хезмәтләрне эш халәтендә сакларга тырышабыз, ләкин барлык челтәрдәге хезмәтләр өзеклек һәм тоткарлык кичерә, һәм Майкрософт мондый өзеклек һәм мөмкин югалтуларыгыз өчен җаваплы түгел. Өзеклек булу очрагында, сез сакланган Эчтәлегегезне һәм Мәгълүматыгызны чыгарта алмаска мөмкин. Хезмәтләрдә саклаган яки, Чит кушымталар һәм Хезмәтләр кулланып, сакламага җибәргән Эчтәлегегезне һәм Мәгълүматыгызны регуляр рәвештә резерв күчермәләргә тәкъдим итәбез.
Тулы текст
Хезмәтләр яки программ тәэминаты яңартулары һәм әлеге Шартларның үзгәртелүеХезмәтләр яки программ тәэминаты яңартулары һәм әлеге Шартларның үзгәртелүе7_updatesToTheServicesOrSoftwareAndChangesToTheseTerms
Җыелма нәтиҗә

7. Хезмәтләр яки программ тәэминаты яңартулары һәм әлеге Шартларның үзгәртелүе.

  • а. Без әлеге Шартларны теләсә кайсы вакытта үзгәртә алабыз, һәм моның турында без сезгә хәбәр итәчәкбез. Хезмәтләрне үзгәртүдән соң куллануыгыз сезнең бу үзгәртүләр белән килешүегезне аңлата. Әгәр яңа шартлар белән риза булмасагыз, сезгә Хезмәтләрне куллануны туктатырга, Майкрософт хисап язмагызны ябарга һәм, сез ата-ана яки җаваплы кеше булсагыз, балигъ булмаган балагызга аның Майкрософт хисап язмасын ябарга ярдәм итәргә кирәк.
  • б. Кайчакта Хезмәтләр белән куллануны дәвам итү өчен, программ тәэминатын яңартырга кирәк. Без автомат рәвештә программагызның версиясен тикшерә һәм программа яңартуларын яки конфигурация үзгәрешләрен йөкли алабыз. Шулай ук, Хезмәтләр белән куллануны дәвам итү өчен, программ тәэминатын яңартырга кирәк. Мондый яңартулар әлеге Шартлар белән көйләнә, әгәр яңартулар башка шартлар белән булмаса. Майкрософт бернинди яңартуларны да кулланырлык итәргә тиеш түгел һәм сез программа тәэминатын, кушымталарны, эчтәлекне яки башка продуктларны сатып алган яки лицензияләгән системаның версиясе белән эш мөмкинлеген тәэмин итүебезгә гарантия бирми. Мондый яңартулар чит затлар тәкъдим иткән программ тәминаты яки хезмәтләре белән туры килмәскә мөмкин. Сез киләчәктәге программ тәэминаты яңартулары өчен ризалыгыгызны, программ тәэминатын теләгән вакытта бетереп, чакыртып ала аласыз.
  • в. Өстәмә буларак, кайчакларында без Хезмәтнең үзлекләрен яки функциональлеген бетерергә яки үзгәртергә тиеш булабыз, яки Хезмәтне, Чит кушымталар һәм Хезмәтләр белән керү мөмкинлеге белән бергәлектә, туктата алабыз. Тиешле канун тарафыннан таләп ителгән дәрәҗәдә, без элек сатып алынган бернинди материал, Цифрлы товарлар (13(к) бүлегендә билгеләнгән) яки кушымталарны кабат йөкләргә яки алыштырырга бурычлы түгел. Хезмәтләр яки аларның компонентлары, карап алу версиясендә яки бета-версиядә чыгарылып, дөрес эшләмәскә, ә ахыргы версиядә инде эшләргә мөмкин.
  • г. Сез санлы хокуклар идарәсе (DRM) белән сакланган материалларны, мәсәлән, көйләр, уеннар, фильмнар, китаплар һәм башкаларны куллана алсын өчен, DRM программ тәэминаты, автомат рәвештә онлайн хокуклар серверы белән тоташып, DRM яңартуларын йөкләп урнаштыра ала.
Тулы текст
Программ тәэминаты лицензиясеПрограмм тәэминаты лицензиясе8_softwareLicense
Җыелма нәтиҗә

8. Программ тәэминаты лицензиясе. Microsoft-ның аерым лицензияле аңлатмасы белән тәэмин ителми икән (мәсәлән, әгәр дә сез Windows составына кергән яки өлеше булган Microsoft кушымтасы белән кулланасыз икән, Windows Oперацион системасы өчен Microsoft программа тәэминатына лицензия шартлары шул программа тәэминатын билгели), Хезмәтләрнең өлеше буларак тәкъдим ителгән нинди дә булса программа тәэминаты әлеге Шартларга тарала. Office Store, Windows Store һәм Xbox Store аркылы алынган кушымталар 13(б)(i) бүлегеннән аста тора.

  • а. Әлеге Шартларга буйсынсагыз, без сезгә халыкара дәрәҗәдә, бары тик бер кеше генә куллана торган җайланма саен бер программ тәэминаты күчермәсен урнаштыру һәм куллану хокукын бирәбез. Кайбер җайланмалар өчен андый программа тәэминаты Хезмәтләрне шәхси, комммерциячел булмаган рәвештә куллануыгыз өчен алдан урнаштырылган булырга мөмкин. Хезмәтләр өлеше булган программ тәэминаты яки веб-төендә чит кодлар булырга мөмкин. Программ тәэминаты яки веб-төенгә бәйле булган чит скриптлар яки кодлар, сезнең өчен чит затлар тарафыннан лицензияләнгән. Чит кодлар турында искәрмәләр, әгәр булсалар, мәгълүмат өчен кенә кертелгән.
  • б. Программ тәэминаты лицензияләнгән, сатылмый, һәм Майкрософт ачыктан-ачык күрсәтелмәгән программ тәэминатының барлык хокукларына ия, чама белән, каршы килүләрсез яки башкалар. Лицензия сезгә түбәндәге хокукларны бирми, һәм сез моны эшли алмыйсыз:
    • i. программ тәэминаты яки Хезмәтләргә кагылышлы технология саклау чараларын урап узу яки алардан качу;
    • ii. Хезмәтләргә кертелгән программ тәэминаты яки Хезмәтләрнең элементын сүтү, декомпиляцияләү, шифрын ачу, кысылу, охшатып ясау, зыян китерү яки технологияне ачу, әгәр кулланылучы авторлык хокуклары законы моны эшләргә рөхсәт бирмәсә;
    • iii. программ тәэминаты һәм Хезмәтләрнең компонентларын төрле җайланмаларда куллану өчен аеру;
    • iv. программ тәэминаты яки Хезмәтләрне бастыру, күчермәләү, арендага бирү, арендага алып тору, экспортлау, импортлау, тарату яки тапшырып тору, әгәр Майкрософт сезгә моны эшләү өчен рөхсәт бирмәсә;
    • v. программ тәэминаты, аның лицензияләрен яки Хезмәтләргә керү яки куллану хокукларын тапшыру;
    • vi. Хезмәтләрне башкаларның алар белән кулланунга комачаулаучы законсыз рәвештә куллану яки башка хезмәт, мәгълүмат, хисап язмасы яки челтәргә керү өчен куллану.
    • vii. Рөхсәтләре булмаган чит кушымталарга Хезмәтләргә Майкрософт рөхсәт иткән җайланманы үзгәртү өчен керү мөмкинлеген бирү (мәсәлән, Xbox One, Xbox 360, Microsoft Surface һ. б.).
Тулы текст
Түләү шартларыТүләү шартлары9_paymentTerms
Җыелма нәтиҗә

9. Түләү шартлары. Сез Хезмәт сатып алганда, сатып алуыгыз әлеге шартлар белән көйләнә һәм сез алар белән ризалашасыз.

  • а. Түләүләр. Хезмәтләрнең өлеше белән түләү бәйле булса, сез аны билгеләнгән валютада түләү белән ризалашасыз. Хезмәтләрдә күрсәтелгән бәягә салымнар һәм валюта алыштыру исәпләре кертелмәгән, әгәр башка билгеләнмәсә. Барлык түләүле Skype продуктларының бәяләренә, башка күрсәтмәләр булмаса, бөтен салымнар да кертелгән. Сез әлеге салымнар һәм түләүләрне түләү өчен тулысынча җаваплы. Skype салымнарны сезнең түләү мәгълүматына бәйле торак адресы нигезендә исәпли. Сез ул адресның искермәгән һәм төгәл булуы өчен җаваплы. Skype продуктларыннан башка, салымнар, җирле закон исәпләү өчен башка нигез таләп итмәгән очракта, Майкрософт хисап язмагызны теркәү вакытындагы урыныгызга нигезләнеп исәпләнә. Без Хезмәтләрне, сездән түләүне үз вакытында, тулысынча алмасак, вакытлыча сүндереп тора яки аларны кире кага алабыз. Хезмәтләрне түләмәү өчен вакытлыча сүндереп тору яки кире кагу хисап язмагызга һәм аның эчтәлегенә керү мөмкинлеген югалтуга китерергә мөмкин. Интернетка корпоратив яки урыныгызны яшергән башка шәхси челтәр аша тоташканда чыгымнар чынлыктагы урыныгыз өчен күрсәтелгәненнән аерылырга мөмкин. Урнашкан урыныгызга карап, кайбер транзакцияләр өчен чит ил валютасына күчерү яки башка илдә эшкәртү кирәк булырга мөмкин. Дебет яки кредит карталарын кулланганда шул хезмәтләр өчен банкыгыз өстәмә түләүләр алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат өчен банкыгыз белән элемтәгә керегез.
  • б. Сезнең түләүче хисабыгыз. Хезмәт өчен түләү өчен, сез Хезмәттә теркәлгәндә, сездән түләү ысулы соралачак. Түләү мәгълүматыгызны һәм түләү ысулын карау һәм үзгәртү өчен, Майкрософт хисап язмасы белән идарә итү веб-сайтына һәм Skype өчен - https://skype.com/go/myaccount битендә хисап язмагыз порталына керә аласыз. Моннан тыш, Майкрософтка тамгаланган эмитент банкы яки түләү системасы тәкъдим иткән түләү ысулына кагылышлы яңартылган хисап язмагыз мәгълүматын кулланырга рөхсәт бирәсез. Транзакцияләрегез тиешенчә башкарылсын һәм транзакцияләрегезгә бәйле рәвештә сезнең белән элемтәгә керү мөмкин булсын өчен, сез хисап язмагызны һәм башка мәгълүматны, шул исәптән электрон почта адресыгызны һәм түләү ысулы турындагы мәгълүматны вакытында яңартырга килешәсез. Түләүче хисабыгызга кертелгән үзгәртүләр без түләүче хисабыгызга җибәргән түләүләргә кагылмый, без керткән үзгәртүләрегез белән эш иткәнче.
  • в. Хисап бирү. Майкросфтка түләү ысулын күрсәтеп, сез (i) күрсәтелгән түләү ысулын кулланырга хокуклы булуыгызны һәм күрсәтелгән барлык түләү мәгълүматы чын һәм төгәл булуын белдерәсез; (ii) Майкрософтка түләү ысулыгыз аша Хезмәтләр яки кулланырлык эчтәлек өчен сездән түләү алырга хокук бирәсез; һәм (iii) Майкрософтка Хезмәтләрнең сез теркәлү өчен сайлаган яки әлеге Шартлар гамәлдә булган вакытта кулланган барлык түләүле функцияләре өчен сездән түләү алырга рөхсәт итәсез. Без хисапны сезгә (а) алдан; (б) сатып алу вакытында; (в) сатып алудан соң шунда ук; (г) Хезмәтләргә язылу өчен кабатланучан рәвештә чыгара алабыз. Шулай ук, без сездән түләүне сез раслаган суммада алырга мөмкин, һәм без, язылу өчен түләү өчен каралган сумма үзгәрсә, сезне алдан искәртәбез. Без хисапны сезгә, бер үк вакытта бер хисаплау периодларыннан артык вакыт өчен чыгара алабыз, әгәр алар эшкәртелмәгән булса.
  • г. Регуляр түләүләр. Хезмәтләрне язылу нигезендә сатып алганда (мәсәлән, айлык, 3 айлык яки еллык нигездә), сез кабатланучан түләүләргә рөхсәт бирәсез, һәм түләүләр әлеге ысул буенча һәм сез ризалашкан кабатланучан аралар белән, сез яки Майкрософт әлеге Хезмәтләргә язылудан баш тартканга кадәр, Майкрософт тарафыннан алыначагы белән ризалашасыз. Кабатланучан түләүләргә ризалашып, сез Майкрософтка электрон дебет яки акча күчерүләр кебек түләүләрне билгеләнгән хисап язмагыздан электрон чеклар буларак (Автоматлаштырылган исәпләү палатасы өчен яки охшаш түләүләр), яки сез күрсәткән хисап язмасына түләүләр буларак (кредит карталар өчен яки охшаш түләүләр) эшкәртергә хокук бирәсез (бергә, "Электрон түләүләр"). Язылу җыемнары гадәттә туры килүче язылу вакытына кадәр алына. Берәр нинди түләү түләнмәгән булып кайтарылса яки берәр кредит картасы яки охшаш транзакция кире кагылса яки тыелса, Майкрософт яки аның хезмәт тәэмин итүчеләре барлык кулланырлык кире кайтарылучан элементларны туплау, акчаны кире кагу яки тулысынча алмау һәм Электрон түләү кебек барлык шундый түләүләрне эшкәртү буенча хокукны үзендә калдыра.
  • д. Автомат рәвештә озайту. Автомат рәвештә озайту кулланырлык закон буенча рөхсәт ителсә, сез Хезмәтләр автомат рәвештә билгеләнгән хезмәт периоды ахырында озайтылсын итеп сайлый аласыз. Без сезгә электрон почта аша яки башка мөмкин булган ысул белән, Хезмәтләр яңа вакытка озайтылганга кадәр искә төшерәчәкбез, һәм, 9(k) бүлегенә нигезләнеп, барлык бәя үзгәртүләре турында хәбәр итәчәкбез. Хезмәтләрне автоматик озайтуны сайлаганыгыз турында исегезгә төшергәч, түбәндә тасвирланганча Хезмәтләрдән баш тартуны сайламасагыз, без Хезмәтләрегезне гамәлдәге хезмәт күрсәтү периоды азагында автомат рәвештә озайта һәм яңарту периоды өчен билгеләнгән бәяне сездән ала алабыз. Без шулай ук сезгә Хезмәтләрне озайту өчен сез сайлаган түләү ысулы белән хисап чыгару турында искә төшерәбез, ул яңарту вакытына туры килсә яки соңрак. Без, шулай ук, сезгә Хезмәтләрне бетерү турында кулламалар тәкъдим итәбез. Сез Хезмәтләрне, озайту өчен түләү алынмасын өчен, озайту көненә кадәр бетерергә тиеш.
  • е. Онлайн түләү документы һәм хаталар. Майкрософт сезгә буенча урнашкан Майкрософт хисап язмасы белән идарә итү төенендә онлайн түләү документын тәкъдим итә, һәм сез аны карый һәм бастыра аласыз. Skype өчен, сез www.skype.com битендә хисап язмагызга кереп, онлайн түләү документына керә аласыз. Бу бары тик бер генә без тәкъдим иткән онлайн түләү документы. Әгәр хисабыгызда хата ясасак, моның турында безгә сез хата беренче тапкыр барлыкка килгән көннән алып, 90 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Шуннан соң без җитез рәвештә түләүне тикшерәчәкбез. Шул вакыт эчендә безгә хәбәр итмәсәгез, безне хата нәтиҗәсендә барлыкка килгән югалтулар өчен җаваплылыктан азат итәсез һәм, канун тарафыннан таләп ителмәсә, без хатаны төзәтергә яки компенсация түләргә тиеш булмаячакбыз. Майкрософт хисап хатасына юлыкса, без аны 90 көн эчендә төзәтәчәкбез. Әлеге политика кулланыла торган законлы хокукларга тәэсир итми.
  • ж. Акчаны кире кайтару тәртибе. Закон яки махсус Хезмәт тәкъдиме белән башка каралмаса, барлык сатып алулар ахыргы булып санала һәм аларны кире кайтару мөмкин түгел. Әгәр сез Майкрсофт сезгә ялгыш хисап чыгарган дип ышансагыз, бу хисап чыккан көннән алып, 90 уөн эчендә безгә хәбәр итәргә тиешсез. Канун тарафыннан таләп ителмәгән очракта, 90 көннән искерәк булган бернинди түләүләр өчен дә кайтару башкарылмаячак. Без акчаны кире кайтару яки кредит бирү хокукын үз карамагыбызга калдырабыз. Әгәр акчаны кире кайтарсак яки кредит бирсәк, без киләчәктә мондый кире кайтаруны башкару өчен җаваплы түгел. Әлеге акчаны кире кайтару политикасы кулланыла торган законлы хокукларга тәэсир итми. Түләүләрне кайтару турында тулырак мәгълүмат өчен безнең ярдәм бүлегенә керегез. Тайваньда яшәсәгез, истә тотыгыз: Тайваньның Кулланучылар хокукларын яклау акты һәм аның тиешле кагыйдәләре буенча, материаль булмаган формада һәм/яки онлайн хезмәтләр аша тәкъдим ителгән цифрлы эчтәлеккә кагылышлы барлык сатып алулар да, шушы эчтәлек яки хезмәт онлайн рәвештә бирелгән булса, ахыргы һәм кайтарылмый торган булып санала. Сез бернинди көтеп тору периодын яки кайтаруны таләп итә алмыйсыз.
  • з. Хезмәтләрне кире кагу. Сез Хезмәтне теләгән вакытта, сәбәп белән яки сәбәпсез, кире кага аласыз. Сезгә Хезмәттән баш тарту һәм кайтаруны таләп итү мөмкинлеге бирелсә, Майкрософт хисап язмасы белән идарә итү веб-сайтына керегез. Skype өчен биредәге мәгълүматны кулланып, Кире кагу формасын тутырыгыз. Хезмәтләрне шулай тасвирлаган тәкъдимгә кире кайтырга кирәк: (i) баш тарту вакытында кайтаруны алмаска мөмкинсез; (ii) сездән баш тарту түләве алынырга мөмкин; (iii) сездән баш тарту датасына кадәр Хезмәтләр өчен түләү хисаплар чыгару язмагызга кертелгән барлык түләүләр алынырга мөмкин; һәм (iv) Хезмәтләрдән баш тартканда, хисап язмагызга керү һәм аны куллану мөмкинлеген югалта аласыз; яки, Тайваньда яшәсәгез, (v) баш тарту вакытына исәпләнгән Хезмәтләр өчен түләнгән кулланмаган җыемнарга тигез кайтаруны ала аласыз. 4-нче бүлектә өстәрә тасвирланган мәгълүматларны эшкәртәчәкбез. Әгәр сез баш тартсагыз, агымдагы хезмәтләр периоды ахырында Хезмәтләргә керү рөхсәте төгәлләнәчәк яки, әгәр дә без вакыты-вакыты белән хисап язмагызга исәп-хисап чыгарабыз икән, период ахырында сез баш тартасыз.
  • и. Сынау өчен билгеләнгән тәкъдимнәр. Әгәр сез сынау өчен билгеләнгән тәкъдимнәрдә катнашсагыз, сез сынау өчен бирелгән вакыт ахырында, яңа түләүләр алынмасын өчен, мондый Хезмәтләрне кире кагарга тиеш, әгәр без сезне башка рәвешчә искәртмәсәк. Әгәр сез сынау өчен бирелгән Хезмәт(ләр)не сынау вакыты ахырында кире какмасагыз, сез сездән мондый Хезмәт(ләр) өчен түләү алачакбыз.
  • й. Реклама тәкъдимнәре. Кайвакыт Майкрософт сезгә Хезмәтләрне бушлай сынау вакыты эчендә тәкъдим итәргә мөмкин. Әгәр Майкрософт сез тәкъдим шартлары белән исәпләшмисез дип тапса (үз карары буенча), Майкрософт шундый Хезмәтләр өчен түләүләр (гадәти күләмдә) алу хокукын үзендә калдыра.
  • к. Бәяләр үзгәрүе. Хезмәтләргә бәяләрне теләгән вакытта үзгәртә алабыз, һәм сездә кабатланучан сатып алу булса, без сезгә электрон почта аша яки башка мөмкин булган ысул белән, бәя үзгәрүгә кадәр кимендә 15 көн алдан хәбәр итәчәкбез. Әгәр сез бәя үзгәрү белән килешмәсәгез, сез Хезмәтләрне кире кагып, алар белән куллануны яңа бәя гамәлгә кергәнче туктатырга тиеш. Әгәр Хезмәт тәкъдимегез өчен шарт вакытлы икән, бәя шул вакыт эчендә үзгәрмичә тора.
  • л. Сезгә түләүләр. Әгәр без сезгә акча түләргә тиеш булсак, сез әлеге түләүне башкару өчен кирәкле мәгълүматны вакытында һәм төгәл итеп безгә тапшыруыгыз белән ризалашасыз. Түләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән барлык салымнар һәм түләүләр өчен сез җаваплы. Сез, шулай ук, түләүгә кагылышлы башка шартларга буйсынырга тиеш. Әгәр сезгә түләү хата буенча килсә, без ул түләүне кире ала яки кайтаруны таләп итә алабыз. Сез безнең белән моны эшләү өчен хезмәттәшлектә булырга ризалашасыз. Шулай ук, без түләү суммасын, моннан алда артык сумма кайтарылган булса, белдерүсез киметә алабыз.
  • м. Бүләк карталары. Бүләк карталарын куллану һәм кире кайтару (Skype бүләк карталарыннан тыш) Майкрософт бүләк карталары шартлары һәм килешүләре белән көйләнә. Skype бүләк карталары турында мәгълүмат Skype'ның Ярдәм битендә урнашкан.
  • н. Банк хисабы аша түләү ысулы. Түләү ысулы буларак куллану өчен, Майкрософт хисап язмагызда туры килүче банк хисабын терки аласыз. Туры килүче банк хисапларына туры дебетлау кертемнәрен алырга мөмкин финанс оешмада булган хисаплар керә (мәсәлән, автоматлаштырылган исәпләү палатасының кертемнәрен тәэмин иткән АКШтагы финанс оешмасы ("ACH"), евро түләүләре бердәм өлкәсен тәэмин иткән Европа финанс оешмасы ("SEPA") яки Нидерландтагы "iDEAL"). Сез банктагы хисабыгызны Майкрософт хисап язмагызга түләү ысулы буларак өстәгәндә ризалашкан шартлар (мәсәлән, SEPA булганда, "мандат") шулай ук кулланыла. Теркәлгән банк хисабы сезнең исемегезгә тотылуын һәм сездә ул банк хисабын түләү ысулы буларак теркәү хокукыгыз булуын күрсәтәсез һәм гарантия бирәсез. Банк хисабыгызны түләү ысулы буларак теркәп яки сайлап, сез Майкрософтка (яки аның агентына) банк хисабыгыздан сатып алуыгызның яки язылуыгызның тулы суммасының (язылу хезмәтегезнең шартларына нигезләнеп) бер яки берничә дебетны (һәм, кирәк булса, хаталарны төзәтү, кайтаруны яки охшаш түләүне булдыру өчен, банктагы хисабыгызга бер яки берничә кредитны) алырга хокук бирәсез һәм банктагы хисабыгызны тоткан финанс оешмага андый дебетларны тотып калырга яки андый кредитларны кабул итәргә рөхсәт итәсез. Әлеге хокук бирү сез банк хисабы мәгълүматын Майкрософт хисап язмагыздан бетерүгә кадәр тулы көчендә калуын аңлыйсыз. Хаталы түләүләр алынган дип уйласагыз, югарыда, 4(д) бүлегендә күрсәтелгәнчә, кичектермичә кулланучыларга ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Илегездә кулланылган законнар шулай ук банктагы хисабыгыздан алынган төрле ялган, хаталы яки хокуксыз транзакцияләр өчен җаваплылыгызны чикли ала. Банк хисабын түләү ысулы буларак теркәп яки сайлап, сез әлеге Шартларны укуыгызны, аңлавыгызны һәм ризалашканыгызны белдерәсез.
Тулы текст
Подряд белән алынган оешма, кулланырлык закон һәм дәгъваларны чишү урыныПодряд белән алынган оешма, кулланырлык закон һәм дәгъваларны чишү урыны10_11_contractingEntityChoiceOfLaw
Җыелма нәтиҗә

10. Подряд белән алынган оешма, кулланырлык закон һәм дәгъваларны чишү урыны. Skype-брендлы буш һәм түләүле хезмәтләрне куллану өчен, сез контракт төзисез, һәм әлеге Шартларда «Microsoft»-ка барлык сылтамаларны Skype Аралашуларны аңлата S.à.r.l, 23 - L-2165 штаты, Люксембург шәһәре, Rives de Clausen урамы, 29-нчы йорт Бушлай яки түләүле куллану өчен Skype хезмәтләре өчен, терминнар һәм аларны бозу дәгъвалары мәгънәләрен ачу, закон нормалары коллизиясенә карамастан, Люксембург шәһәре законы белән көйләнә. Барлык башка дәгъвалар (шул исәптән, кулланучы хокукларын саклау, вөҗдансыз конкуренция һәм деликт дәгъвалары) сез яшәгән төбәк яки ил законнары белән көйләнә. Әгәр сез, Skype хисап язмасын төзеп яки Skype белән кулланып, әлеге Шартларны кабул иткән булсагыз, сез һәм без бу Шартлар һәм Skype хезмәтләренә кагылышлы чыккан дәгъвалар өчен Люксембург судының махсус юрисдикциясе һәм башкару урынына кире кайтарылмаслык ризалык белдерәбез. Барлык башка Хезмәтләр өчен, әгәр сез Майкрософт хисап язмасын төзеп яки башка Хезмәтләр белән кулланып, әлеге Шартларны кабул иткән булсагыз, сез килешү төзегән оешма, көйләүче закон һәм дәгъваларны чишү урыны түбәндә билгеләнгән:

  • а. Канада. Канадада яшәсәгез (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса), сез Майкрософт ширкәте (адресы One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ) белән килешү төзисез. Сез яшәгән төбәк законнары (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса) әлеге Шартларның мәгънәләрен ачу, аларны бозу дәгъвалары, һәм барлык башка дәгъваларны (шул исәптән, кулланучы хокукларын саклау, вөҗдансыз конкуренция һәм деликт дәгъваларын) көйли. Сез һәм без бу Шартлар яки Хезмәтләренә кагылышлы чыккан дәгъвалар өчен Онтарио судының махсус юрисдикциясе һәм башкару урынына кире кайтарылмаслык ризалык белдерәбез.
  • б. Америка Кушма Штатлары һәм Канададан тыш Төньяк һәм Көньяк Америка. Америка Кушма Штатлары һәм Канададан тыш Төньяк һәм Көньяк Америкада яшәсәгез (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса), сез Майкрософт ширкәте (адресы One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ) белән килешү төзисез. Вашингтон штатсы законы әлеге Шартларның мәгънәләрен ачу, аларны бозу дәгъваларын, закон нормаларын сайлауга карамастан, көйли. Барлык башка дәгъвалар (шул исәптән, кулланучы хокукларын саклау, вөҗдансыз конкуренция һәм деликт дәгъвалары) без Хезмәтләрегезне юнәлткән ил законнары белән көйләнә.
  • в. Якын Көнчыгыш илләре яки Африка. Әгәр сез Якын Көнчыгыш илләрендә яки Африкада яшәсәгез (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса), һәм Хезмәтләрнең бушлай өлешләрен (Bing һәм MSN кебек) куллансагыз, сез Майкрософт ширкәте (адресы One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ) белән килешү төзисез. Хезмәтләрнең кайбер өлешен түләүле рәвештә куллансагыз, сез Microsoft Ireland Operations Limited, One Microsoft Place, South County Business Park, Leopardstown, Dublin 18, Ирландия белән килешү төзисез. Бушлай яки түләүле Хезмәтләр өчен, Шартларның мәгънәләрен ачу һәм аларны бозу дәгъвалары, закон нормалары коллизиясенә карамастан, Ирландия законнары белән көйләнә. Барлык башка дәгъвалар (шул исәптән, кулланучы хокукларын саклау, вөҗдансыз конкуренция һәм деликт дәгъвалары) без Хезмәтләрегезне юнәлткән ил законнары белән көйләнә. Сез һәм без бу Шартлар яки Хезмәтләренә кагылышлы чыккан дәгъвалар өчен Ирландия судының махсус юрисдикциясе һәм башкару урынына кире кайтарылмаслык ризалык белдерәбез.
  • г. Азия яки Тын Океан илләре (түбәндә китерелгән илләрдән тыш). Әгәр дә сез Азиядә (Кытай, Япония, Корея яки Тайваньнан башка) яки Тын океанының көнъяк өлешендә яшисез икән (яисә эшегез, эшегезнең төп коммерциячел урыны шунда икән), сез түләүсез Хезмәтләр белән кулланасыз (мәсәлән, Bing һәм MSN кебек), АКШ-дагы, WA 98052 штаты, Редмонд шәһәре, One Microsoft Way, Microsoft ширкәте белән контракт төзисез. Әгәр сез Хезмәтләр өлеше белән яки Сингапурда яисә Гонконгта түләүсез Outlook.com сервисы белән кулланасыз икән, Microsoft Regional Sales Corp. ширкәте белән контракт төзисез. Әлеге ширкәт 119968, Сингапур шәһәре, Alexandra технопаркы, 438B Alexandra Road урамы, 04-09/12 бинасы, "B" блогында урнашкан Сингапур һәм Гонконг филиаллары белән АКШ-ның Невада штаты канунчылыгы нигезендә төзелгән ширкәт. Тагын бер шарт булып, әгәр сез Австралиядә яшисез икән (яки төп коммерциячел офиста эшлисез икән), Австралиядә, NSW 2113 штаты, Төнъяк Райд шәһәре, Epping Road урамы, 1-нче йортта урнашкан Microsoft Pty Ltd ширкәте белән контракт төзисез, яисә сез Яңа Зеландиядә яшисез икән (яки бизнес белән шөгыльләнәсез икән һәм төп коммерциячел оешмагыз шунда урнашкан икән), Яңа Зеландиядә, 1150 Окленд штаты, Саймондс-Стрит урамы, 8070 почта ящигы, Виадук Гавань-авеню, 22-нче йорт, 5-нче этажда урнашкан Microsoft New Zealand Limited ширкәте белән контракт төзисез. Буш һәм түләүле Хезмәтләр өчен, кануннар принциплары низагына карамастан, Вашингтон штаты законы әлеге Шартларның интерпретациясен һәм аларны бозуга карата таләпләрне көйли. Барлык башка дәгъвалар (шул исәптән, кулланучы хокукларын саклау, вөҗдансыз конкуренция һәм деликт дәгъвалары) без Хезмәтләрегезне юнәлткән ил законнары белән көйләнә. Әлеге Шартлардан яки Skype'тан тыш Хезмәтләрдән чыккан яки аларга бәйле булган дәгъва, шул исәптән, аларның булуы, дөреслеге яки тәмамлану вакыты белән бәйле дәгъва, Сингапур Халыкара Арбитраж Үзәгенең (SIAC) Арбитраж кагыйдәләре нигезендә, Сингапур өченче як судында каралачак һәм чишеләчәк; шул кагыйдәләр әлеге пунктка сылтама буларак кертелгән дип санала. Өченче як суды SIAC Президенты билгеләгән бер хакимнән тора. Суд инглиз телендә алып барыла. Хөкемдар каравы ахыргы, мәҗбүри һәм бәхәссез, һәм карар барлык илләрдә һәм төбәкләрдә карар чыгару нигезе кебек кулланылырга мөмкин.
  • д. Япония. Әгәр сез Япониядә яшәсәгез (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса), һәм Хезмәтләрнең бушлай өлешләрен (Bing һәм MSN кебек) куллансагыз, сез Майкрософт ширкәте (адресы One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ) белән килешү төзисез. Хезмәтләрнең кайбер өлешен түләүле рәвештә куллансагыз, сез Microsoft Japan Co., Ltd (MSKK), Shinagawa Grand Central Tower, 2-16-3 Konan Minato-ku, Tokyo 108-0075 белән килешү төзисез. Бушлай яки түләүле Хезмәтләр өчен, Шартлар һәм алардан яки Хезмәтләрдән чыккан яки аларга кагылышлы булган сораулар Япония законнары белән көйләнә. Сез һәм без бу Шартлар яки Хезмәтләргә кагылышлы чыккан дәгъвалар өчен Токио районы судының махсус беренче инстанция юрисдикциясе һәм башкару урынына кире кайтарылмаслык ризалык белдерәбез.
  • е. Корея Республикасы. Әгәр сез Корея Республикасында яшәсәгез (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса), һәм Хезмәтләрнең бушлай өлешләрен (Bing һәм MSN кебек) куллансагыз, сез Майкрософт ширкәте (адресы One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ) белән килешү төзисез. Хезмәтләрнең кайбер өлешен түләүле рәвештә куллансагыз, сез Microsoft Korea, Inc., 11th Floor, Tower A, K-Twin Tower, Jongro 1 gil 50, Jongro-gu, Seoul, Корея Республикасы, 110-150 белән килешү төзисез. Бушлай яки түләүле Хезмәтләр өчен, Шартлар һәм алардан яки Хезмәтләрдән чыккан яки аларга кагылышлы булган сораулар Корея Республикасы законнары белән көйләнә. Сез һәм без бу Шартлар яки Хезмәтләргә кагылышлы чыккан дәгъвалар өчен Сеул үзәк район судының махсус беренче инстанция юрисдикциясе һәм башкару урынына кире кайтарылмаслык ризалык белдерәбез.
  • ж. Тайвань. Әгәр сез Тайваньдә яшәсәгез (яки, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү очрагында, бизнесыгыз шунда булса), һәм Хезмәтләрнең бушлай өлешләрен (Bing һәм MSN кебек) куллансагыз, сез Майкрософт ширкәте (адресы One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ) белән килешү төзисез. Хезмәтләрнең кайбер өлешен түләүле рәвештә куллансагыз, сез Microsoft Taiwan Corp., 18F, No. 68, Sec. 5, Zhongxiao E. Rd., Xinyi District, Taipei 11065, Taiwan белән килешү төзисез. Бушлай яки түләүле Хезмәтләр өчен, Терминнар һәм алардан яки Хезмәтләрдән чыккан яки аларга кагылышлы булган сораулар Тайвань законнары белән көйләнә. Microsoft Taiwan Corp. турында өстәмә мәгълүмат алу өчен, Экономика министрлыгы R.O.C. тәкъдим иткән веб-төенгә күчегез. Сез һәм без бу Шартлар яки Хезмәтләргә кагылышлы чыккан дәгъвалар өчен Тайбей районы судының махсус беренче инстанция юрисдикциясе һәм башкару урынына кире кайтарылмаслык итеп билгелибез.

Җирле кулланучы законнарыгыз көйләү өчен кайбер җирле законнар куллануны таләп итәргә мөмкин, яки сез дәгъваларны әлеге Шартлардан тыш башка судта чишү хокукына ия буласыз. Бу очракта, 10 бүлектә билгеләнгән закон сайлау һәм юрисдикцияләре җирле законнарыгызның рөхсәтенә карап кулланыла.

Тулы текст
ГарантияләрГарантияләр12_Warranties
Җыелма нәтиҗә

11. Гарантияләр.

  • а. МАЙКРОСОФТ ҺӘМ БЕЗНЕҢ ФИЛИАЛЛАР, ДИЛЕРЛАР, СӘҮДӘГӘРЛӘР ҺӘМ ТӘЭМИН ИТҮЧЕЛӘР ТУРЫ ҺӘМ КҮЗДӘ ТОТЫЛГАН ГАРАНТИЯЛӘР, ХЕЗМӘТЛӘР БЕЛӘН КУЛЛАНУГА КАГЫЛЫШЛЫ ЙӨКЛӘМӘЛӘР ЯКИ ШАРТЛАР БИРМИБЕЗ. ӘЛЕГЕ ХЕЗМӘТЛӘР БЕЛӘН ТӘВӘККӘЛЛӘП КУЛЛАНУЫГЫЗ ҺӘМ БЕЗНЕҢ ХЕЗМӘТЛӘРНЕ «НИЧЕК БАР, ШУЛАЙ» НИГЕЗЕНДӘ, «ГАРАНТИЯЛӘРСЕЗ» ҺӘМ «МӨМКИНЛЕК БУЛСА ГЫНА» ТӘЭМИН ИТҮЕБЕЗНЕ АҢЛЫЙСЫЗ. MICROSOFT ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ ТӨГӘЛЛЕГЕН ЯКИ ВАКЫТЛЫЧА БУЛУЫ ӨЧЕН ГАРАНТИЯ БИРМИ. СЕЗ ҖИРЛЕ ЗАКОН НИГЕЗЕНДӘ БИЛГЕЛЕ БЕР ХОКУКЛАРГА ИЯ БУЛЫРГА МӨМКИН. ӘЛЕГЕ ШАРТЛАРДАГЫ БЕРНӘРСӘ ДӘ ШУШЫ ХОКУКЛАРЫГЫЗГА, ӘГӘР АЛАР КУЛЛАНЫЛСА, ЙОГЫНТЫ ЯСАМЫЙ. СЕЗ САНАК ҺӘМ ТЕЛЕКОММУНИКАЦИЯЛӘРНЕҢ ТӨЗЕК БУЛМАСКА МӨМКИН ИКӘННӘРЕН ҺӘМ ОЧРАКЛЫ РӘВЕШТӘ ТУКТАП ТОРУ ВАКЫТЛАРЫ БУЛУЫ БЕЛӘН РИЗАЛАШАСЫЗ. БЕЗ ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ ТОТРЫКСЫЗ, ТИЗ, КУРКЫНЫЧСЫЗ, ИМИН ЯКИ ХАТАСЫЗ БУЛУЛАРЫН ЯКИ ЭЧТӘЛЕКНЕҢ ЮГАЛМАВЫН, ШУЛАЙ УК, ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ТОТАШМА ЯКИ САНАК ЧЕЛТӘРЛӘРЕННӘН ТАПШЫРУНЫ ГАРАТИЯЛИ АЛМЫЙБЫЗ.
  • б. ҖИРЛЕ ЗАКОНЫГЫЗ БИГЕЛӘГӘН КЫСАЛАРДА, БЕЗ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ КҮЗДӘ ТОТЫЛГАН ГАРАНТИЯЛӘРНЕ, ШУЛ ИСӘПТӘН, ТОВАР ЯРАКЛЫЛЫГЫ, КАНӘГАТЬЛӘНДЕРЕРЛЕК СЫЙФАТ, БИЛГЕЛЕ БЕР МАКСАТКА ЯРАКЛЫЛЫК, СЫЙФАТ ҺӘМ БОЗМАУ ГАРАНТИЯЛӘРЕННӘН ЧИТЛӘШӘБЕЗ.
  • в. Австралиядә яшәүче кулланучылар өчен: Безнең товарлар Австралия Кулланучылар хокукларын саклау законы читләштерә алмый торган гарантияләр белән киләләр. Җитди ватыклык булган очракта, сез товарны алмаштыру яки кире кайтару хокукына һәм башка дәлилләнгән алдан билгеле булган югалту яки ватыклык очрагында компенсация алу хокукына ия. Сез, шулай ук, товарларны, тиешле сыйфатлы булмаган очракта һәм ул зур вактыклыкка китермәгән очракта, аларны төзәтү яки алмаштыру хокукына ия.
  • г. Яңа Зеландиядә яшәүче кулланучылар өчен: сез, Яңа Зеландия кулланучылар гарантияләре законына таянып, законлы хокукларга ия, һәм әлеге Шартлардагы бернәрсә дә шушы хокукларыгызга йогынты ясый алмый.
Тулы текст
Җаваплылыкны чикләүҖаваплылыкны чикләү13_limitationOfLiability
Җыелма нәтиҗә

12. Җаваплылыкны чикләү.

  • a. Зыянны кайтару (шул исәптән, әлеге Шартларны бозу) өчен нигезегез булса, закон рөхсәт иткән дәрәҗәдә, сез эксклюзив саклану чарагыз Майкрософттан яки башка филиаллардан, сатучылардан, таратучылардан, Чит кушымталар һәм хезмәтләр тәэмин итүчеләреннән һәм вендорлардан, туры зыянны әлеге зарар яки бозу килеп чыккан ай түләвенә тиң суммага кадәр (яки, Хезмәтләр түләүсез булса, 10 АКШ долларына кадәр) алуыгызда булуын раслыйсыз.
  • б. Тиешле канун тарафыннан рөхсәт ителгән дәрәҗәдә, сез түбәндәге зыян төрләрен кайтара алмыйсыз: (i) кыек зыян; (ii) булган яки көтелгән (туры яки туры булмаган) табышны югалту; (iii) булган яки көтелгән (туры яки туры булмаган) керемне югалту; (iv) контракт яки бизнесны югалту яисә Хезмәтләрне шәхси булмаган максатларда кулланудан килеп чыккан башка югалту яки зыян төрләре; (v) махсус, туры булмаган, очраклы яки штрафлы югалтулар яки зыян; (vi) канунда рөхсәт ителгән дәрәҗәдә, югарыда 12(a) бүлегендә күрсәтелгән максималь кыйммәтләрдән артык булган туры югалтулар һәм зыян. Әлеге чикләмәләр һәм чыгармалар, әлеге түләү зыянны тулысынча капламаса яки максатка туры килмәсә, яисә әлеге ватыклыклар булу мөмкинлеген без алдан белгән яки белергә тиеш булган очракларда, гамәлгә керәләр. Закон рөхсәт иткән максималь дәрәҗәдә, әлеге чикләмәләр һәм чыгармалар әлеге Шартлар, Хезмәтләр, яки Хезмәтләр программ тәэминаты белән бәйле теләсә кайсы дәгъваларга карата кулланылалар.
  • в. Майкрософт әлеге Шартлар кысаларында, бурчыларны үтәмәү яки үтәүне тоткарлау Майкрософтның җиңә алмаслык шартларда булуы очрагында (мәсәлән, хезмәт дәгъвалары, бәла-каза, сугыш яки террорчылык, аңлы рәвештә китерелгән зыян, һәлакәт яки гамәлдәге закон һәм хөкүмәт карарлары), үз бурычларын үтәмәү яки үтәүне тоткарлау өчен җаваплы түгел. Майкрософт әлеге вакыйгаларның йогынтыларын киметергә һәм үз бурычларын үтәргә тырышачак.
Тулы текст
Хезмәткә кагылышлы шартларХезмәткә кагылышлы шартлар14_service-SpecificTerms
Җыелма нәтиҗә

13. Хезмәткә кагылышлы шартлар. 13 бүлек алдыннан һәм артыннан китерелгән шартлар барлык Хезмәтләргә дә кагыла. Әлеге бүлектә гомуми шартларга өстәмә буларак билгеләнгән хезмәткә кагылышлы шартлар бар. Әлеге махсус хезмәт шартлары гомуми шартлар белән конфликт килеп чыккан очракта эшли.

Тулы текст
Xbox Live һәм Microsoft Studios уеннары һәм кушымталарыXbox Live һәм Microsoft Studios уеннары һәм кушымталары14a_XboxLive
Җыелма нәтиҗә
  • а. Xbox Live һәм Microsoft Studios уеннары һәм кушымталары.
    • i. Шәхси максатларда куллану. Xbox Live, Windows Live өчен уеннар һәм Microsoft Studios уеннары һәм кушымталары, хезмәтләре һәм Майкрософт тәкъдим иткән эчтәлек (берлектә «Xbox хезмәтләре») сезгә бары тик шәхси, сәүдә максатларыннан тыш, куллану өчен билгеләнгән.
    • ii. Office Хезмәтләре. Xbox Live-ка язылганда һәм/яки Xbox хезмәтләрен алган вакытта, Microsoft уеннары һәм чит уен төзүчеләре уеннары белән идарә итә һәм Xbox хезмәтләре белән тәэмин итә алсыннар өчен, уеныгыз, гамәлләрегез һәм Xbox хезмәтләре һәм уеннары белән куллану турында мәгълүматлар күзәтеләчәк һәм чит уен төзүчеләре белән уртак кулланылачак. Үзегезнең Майкрософт Xbox Хезмәтләре хисап язмасын Майкрософтныкы булмаган хезмәттәге (мәсәлән, Чит Кушымталар яки Хезмәтләрнең Майкрософт белән бәйле булмаган уен нәшер итүчесе) хисап язмагыз белән бәйләүне сайласагыз, сез түбәндәгеләр белән килешәсез: (a) Майкрософт чикләнгән хисап язмасы мәгълүматын (шул исәптән, чикләнмәгән күләмдә, уенчы тамгасын, уенчы исәбен, уен исәбен, уен тарихын һәм дуслар исемлеген), Майкрсофт хосусыйлык аңлатмасында билгеләнгәнчә, Майкрософттан тыш затлар белән уртаклаша ала; һәм (b) сезнең Xbox хосусыйлык параметрлары тарафыннан рөхсәт ителгән булса, Майкрософттан тыш зат шулай ук, сез шул Майкрософттан тыш заттагы хисап язмагызга кергән очракта, уен эчендәге аралашулардан сезнең Эчтәлеккә керү мөмкинлегенә ия була ала. Моннан тыш, әгәр бу Xbox хосусыйлык параметрлары белән рөхсәт ителгән икән, Microsoft исемегезне, gamertag-ны, gamerpic-ны, девизыгызны, аватарны, уеннарыгызны һәм рөхсәт ителгән кешеләр белән аралашкан вакытта уйнаган уеннарыгызны бастырырга мөмкин.
    • iii. Сезнең Эчтәлек. Xbox хезмәтләре берләшмәсен төзү өлеше буларак, сез Майкрософтка, аның филиалларына һәм сублицензиатларына Сезнең эчтәлекне яки Xbox хезмәтләре өчен нәшер ителгән исемегезне, уенчы тамгагызны, девизны яки аватарыгызны куллануга, үзгәртүгә, кабатлауга, таратуга, тапшыруга, уртаклашуга һәм күрсәтүгә бушлай һәм дөньякүләм хокук бирәсез.
    • iv. Уен җитәкчеләре. Кайбер уеннарда җитәкчеләр һәм хуҗалар булырга мөмкин. Уен җитәкчеләре һәм хуҗалар Майкрософт вәкилләре хокукларына ия түгел. Аларның карашлары Майкрософтныкы белән бердәм булмаска мөмкин.
    • v. Xbox һәм балалар. Әгәр сез Xbox Live белән куллану өчен балигъ түгел, ата-анагыз яки опекуныгыз хисап язмагызның күп компонентлары белән идарә итәргә һәм сезнең Xbox Live белән куллануыгыз турында отчетлар алырга мөмкин.
    • vi. Уен акчасы яки виртуаль товарлар. Хезмәтләрдә виртуаль уен акчасы (алтын, тәңкә яки очко кебек) булырга мөмкин, аларны Майкрософттан, яшәгән төбәгегездә балигъ яшенә җиткән булсагыз, чын акча инструментларын кулланып сатып алырга мөмкин. Шулай ук, Хезмәтләрдә виртуаль санлы элементлар яки товарлар булырга мөмкин, аларны Майкрософттан чын акча инструментларын яки уен акчасын кулланып, сатып алырга мөмкин. Уен акчасы һәм виртуаль товарларны Майкрософттан яки башка затлардан беркайчан да чын акча инструментларына, товарларга яки акча эквивалентына алыштырып булмый. Уен акчасын һәм виртуаль товарларны Хезмәтләр аша чикләнгән, шәхси, чакырып кайтару, исеме куелган, сублицензияләү хокуклы лицензиядән тыш, сез, Хезмәтләрдән чыккан яки Хезмәтләр белән куллануга бәйле булган яки Хезмәтләрдә сакланган бүтән атрибутлардан чыгучы башка уен акчасы яки виртуаль товарларын куллану хокукына ия түгел. Майкрософт, үз ихтыяры буенча, уен акчасын һәм/яки виртуаль товарларны ирекле рәвештә үзгәртә, идарә итә һәм/яки төшереп калдыра ала.
    • vii. Программа яңартулары. Xbox Хезмәтләренә куштырыла алган һәрбер җайланма өчен, Xbox консоле программа тәэминаты версиясен яки Xbox кушымтасы программа тәэминатын автоматик рәвештә тикшерә алабыз һәм Xbox консоле яки Xbox кушымталары программа тәэминаты яңартуларын яисә конфигурация үзгәрешләрен йөкли аласыз, шул исәптән хокуксыз Xbox уеннарын яки кушымталарын яисә Xbox консоле белән хокуксыз аппаратлы периферияле җайланмаларны кулланып, Xbox хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирелмәгәнен дә кертеп.
    • viii. Уенчы тамгасының вакыты чыгу. Сез Xbox Хезмәтләренә кимендә биш елга бер тапкыр керергә тиеш, югыйсә, сез хисап язмагызга бәйләнгән уенчы тамгасына керү мөмкинлеген югалтырга һәм бу уенчы тамгасы башкалар тарафыннан кулланылырга мөмкин.
    • ix. Арена. Арена - Xbox хезмәте, аның ярдәмендә Майкрософт яки чит тараф сезгә видеоуен конкурсында катнашырга яки аны төзергә хокук бирә ала, кайвакыт приз бирелергә мөмкин ("Конкурс"). Аренаны куллануыгыз әлеге Шартларга нигезләнә һәм сездән теркәлү вакытында Конкурс оештыручысы тарафыннан таләп ителгән өстәмә Конкурс шартларын һәм кагыйдәләрен кабул итүегез соралырга мөмкин ("Конкурс шартлары"). Хокукка ия булу кагыйдәләре кулланылырга мөмкин һәм юрисдикциягә карап үзгәртелә ала. Закон тарафыннан тыелган яки чикләнгән булсалар, Конкурслар гамәлдән чыга. Әлеге Шартларны (шул исәптән, Тәртип кагыйдәләрен) яки Конкурс шартларын бозу штрафка яки Конкурстан чыгаруга китерергә мөмкин. Сез Конкурсны төзесәгез, Майкрософт тарафыннан (үз карары буенча) әлеге Шартларга туры килүче итеп саналмаган Конкурс кагыйдәләренең үтәлүен таләп итә алмыйсыз. Майкрософт теләсә кайсы вакытта барлык Конкурслардан баш тарту хокукын үзендә калдыра.
    • x. Алдау һәм ялган программа тәэминаты. Xbox хезмәтләренә тоташа алган барлык җайланмалар өчен, без җайланмагызда, Тәртип кагыйдәләрен яки әлеге Шартларны бозган хәлдә, алдауга һәм ялганга китерә торган рөхсәт ителмәгән җиһазлар яки программалар барлыгын автомат рәвештә тикшереп, Xbox кушымтасы өчен программа тәэминаты яңартуларын яки конфигурация үзгәртүләрен, шул исәптән, сезгә Xbox хезмәтләренә керергә яки алдау һәм ялганга китерә торган җиһазларны яки программа тәэминатын кулланырга мөмкинлек бирми торган яңартуларны йөкли алабыз.
    • xi. Mixer.
      • 1. Mixer хисап язмалары һәм Майкрософт хисап язмалары. Mixer хезмәтен Mixer хисап язмасы белән куллануыгыз түбәндәге Mixer хезмәт күрсәтү шартларына нигезләнә: https://mixer.com/about/tos. Mixer хезмәтен Майкрософт хисап язмасы белән куллансагыз, ул шулай ук әлеге Шартларга буйсына. Әлеге Шартлар конфликт килеп чыккан очракта кулланыла.
      • 2. Mixer'дагы эчтәлегегез. "Mixer'дагы эчтәлегегез" сез яки сезнең исемегездән берәрсе Mixer хезмәтендә төзегән барлык эчтәлекне, шул исәптән, әмма аның белән чикләнмәгән, турыдан-туры һәм яздырылган агымнарны (һәм аның эчендәге аудиовизуаль эчтәлек кебек барлык эчтәлекне); сәүдә тамгасы исемнәрен, товар тамгаларын, хезмәт тамгаларын, логотипларны яки чыгарылыш билгеләрен; сезнең фикерләрне, тойгы билгеләрен һәм Mixer каналларында эшчәнлекне (шул исәптән, бот тарафыннан ясалган эчтәлекне); һәм барлык бәйле метамәгълүматны аңлата. Барысы да, шул исәптән, Майкрософт һәм кулланучылар, Mixer'дагы эчтәлегегезне төрле хәзер билгеле булган яки соңрак ясалган формада, форматта, туплагыч яки каналларда карый, куллана, урнаштыра, кабатлый, үзгәртә, тарата, нәшер итә, гомуми ачык рәвештә һәм санлы форматта башкара һәм күрсәтә, тәрҗемә итә һәм башкача куллана ала.
      • 3. Mixer'га карата кулланылган Тәртип кагыйдәләре. Майкрософт Тәртип кагыйдәләрен Mixer'га карата куллану рәвеше турында мәгълүмат алу өчен, монда чирттерегез.
      • 4. Mixer хезмәтен куллану.
        • a. Минималь яшь. Mixer хезмәтлен кулланып, сез кимендә 13 яшьтә булуыгызны белдерәсез, һәм, яшәгән урыныгызда балигълык яшенә җитмәгән булсагыз, куллануыгыз ата-анагыз яки закон буенча җаваплы кешегез тарафыннан идарә ителә.
        • б. Аноним һәм аноним булмаган куллану. Эчтәлекне генә карарга теләсәгез, Mixer'ны аноним рәвештә куллана аласыз. Кире очракта, сезгә хисап язмасын төзеп, керергә кирәк һәм Mixer'дагы исемегез башка кулланучылар тарафыннан танылачак.
        • в. Аноним булмаган куллану өчен хисап язмалары. Mixer хезмәтен аноним булмаган рәвештә куллану өчен, сез Майкрософт хисап язмасын һәм/яки Mixer хисап язмасын төзи аласыз. Mixer хисап язмасын онлайн теркәлеп төзи аласыз. Mixer хисап язмагыз актив булсын өчен, сез аны кулланырга тиеш. Майкрософт хисап язмагызга бәйле Mixer кушаматыгызны саклау өчен, сезгә Mixer хезмәтенә 5 елга кимендә бер тапкыр керергә кирәк.
      • 5. Хезмәт белдерүләре. Сезгә Mixer хезмәте турында хәбәр итәрлек берәр нәрсә булса, без сезгә Mixer хисап язмагыз һәм/яки Майкрософт хисап язмагыз белән бәйле электрон почтага Хезмәт белдерүләрен җибәрәчәкбез.
      • 6. Ярдәм. Mixer хезмәте өчен кулланучыларга ярдәмне түбәндәге биттә алырга мөмкин: mixer.com/contact.
Тулы текст
КибетКибет14b_Store
Җыелма нәтиҗә
  • б. Кибет. «Кибет» сезгә кушымталарны (кушымта термины уеннарны да үз эченә ала) һәм башка санлы эчтәлекне күзәтү, йөкләү, сатып алу, бәяләү һәм тикшерүне рөхсәт итә торган Хезмәткә бәйле. Әлеге Шартлар Office кибете, Windows кибете һәм Xbox кибете белән куллануга кагыла. "Office кибете" Office, Office 365, SharePoint, Exchange, Access һәм Project (2013 яки соңрак версияләре) өчен Office продуктлары һәм кушымталары кибетен яки Office кибете бренды белән башка эшчәнлекне аңлата. «Windows кибете» телефон, санак, планшет кебек Windows җайланмалары өчен кибетне, яки Windows кибете дип билгеләнгән башка мөмкинлекләрне аңлата. "Xbox кибете" Xbox One һәм Xbox 360 консольләре өчен кибетне яки Xbox кибете бренды белән башка эшчәнлекне аңлата.
    • i. Лицензия шартлары. Тиешле Кибеттәге һәр кушымта бастыручысын без тиңләштерәбез. Әгәр дә кушымтада лицензиянең төрле шартлары күрсәтелмәгән икән, кушымта лицензиясенең стандарт шартлары («SALT») әлеге Шартлар ахырында сез һәм кушымта нәшер итүче арасында Windows Store яки Xbox Store аркылы йөкләнгән кушымтага кулланыласы лицензиянең шартлары билгеләнгән килешү булып санала. Белешмә өчен, Microsoft хезмәтләре тәкъдим иткән хезмәтләрне һәм куллануны әлеге Шартлар үз эченә ала. Store кушымтасы аркылы алынган нинди дә булса чит хезмәтләр һәм кушымталар өчен әлеге Шартларның 5-нче бүлеге кулланыла. Office кибете аша йөкләнгән кушымталар SALT белән көйләнми, аларга аерым лицензия шартлары кулланыла.
    • ii. Яңартулар. Майкрософт кушымталарыгыз өчен яңартуларны, сез тиешле Кибеткә кермәсәгез дә, автомат рәвештә тикшерә һәм йөкли. Кибет кушымталары өчен яңартуларны автомат рәвештә алырга теләмәсәгез, Кибет яки система параметрларын үзгәртә аласыз. Шулай да, тулысынча яки өлешчә онлайнда урнашкан кайбер Office кибете кушымталары җитештерүче тарафыннан теләсә кайсы вакытта яңартыла ала, һәм яңарту өчен рөхсәтегез дә соралмаска мөмкин.
    • iii. Бәяләмәләр һәм күзәтүләр. Кушымтаны яки башка Санлы товарны Кибеттә бәяләсәгез яки карасагыз, сезгә Майкрософттан кушымтаның яки Санлы товарның нәшер итүчесеннән эчтәлекне үз эченә алган электрон почта хәбәре килергә мөмкин. Барлык андый хәбәрләр Майкрософттан килә; сез Кибет аша сатып алган кушымталарның яки башка Санлы товарларның нәшер итүчеләренә электрон почта адресыгызны уртаклашмыйбыз.
    • iv. Иминлек турында кисәтү. Җәрәхәтләр, уңайсызлыклар яки күз аруны булдырмас өчен, уеннар яки башка кушымталар кулланганда вакыт-вакыт ял итәргә кирәк, аеруча куллану нәтиҗәсендә авырту яки арыганлык сизсәгез. Уңайсызлык сизсәгез, тукталыш ясагыз. Сездә күңел болгану, баш әйләнү, юнәлешне югалту, баш авыртуы, арыганлык, күздә киеренкелек яки корылык сиземләүләре булырга мөмкин. Кушымталарны куллану игътибарыгызны читкә юнәлдерергә hәм әйләнә-тирәгезгә комачауларга мөмкин. Юлга чыкмагыз, баскычлардан, түбән түшәмнәрдән сакланыгыз hәм зарарлана арган ватылучан һәм кыйммәт әйберләрдән ераграк булыгыз. Кешеләрнең бик аз өлеше, кушымта белән кулланган вакытта ут кабынулары яки өлгеләр кебек билгеле бер визуаль сурәтләр чыкканда, өянәкләр кичерергә мөмкин. Хәтта элек өянәк кичермәгән кешеләр ачыкланмаган халәт кичерергә мөмкин. Симптомнар арасында баш әйләнү, күрү сәләтенең үзгәрүе, көзән җыеру, кул-аяклар тартышуы яки калтыравы, ориентацияне югалту, зиһен чуалу, аң югалту яки тартышулар булырга мөмкин. Әгәр әлеге симптомнарның берсен генә дә кичерсәгез, хәзер үк кулланулы туктатып, табибка мөрәҗәгать итегез яки кушымта белән куллану алдыннан, элек өянәкләргә бәйле симптомнар кичергән булсагыз, табибка мөрәҗәгать итегез. Ата-аналар балаларының кушымта белән куллануларын, симптомнар билгеләрен күреп алу өчен, күзәтеп торырга тиеш.
Тулы текст
Microsoft Family функцияләреMicrosoft Family функцияләре14c_MicrosoftFamily
Җыелма нәтиҗә
  • в. Microsoft гаиләсе мөмкинлекләре. Ата-аналар һәм балалар, Microsoft гаиләсе мөмкинлекләрен кулланып, гаиләдә нинди гамәлләр, веб-сайтлар, кушымталар, уеннар, физик урыннар һәм чыгымнар рөхсәт ителгәне турында уртак аңлауга нигезләнгән үзара ышаныч булдыра алалар. Ата-аналар гаиләне төзү өчен https://account.microsoft.com/family битенә керергә (яисә Windows җайланмасы яки Xbox консолендагы күрсәтмәтәрне үтәргә) һәм балаларны яки башка ата-аналарны кушылырга чакыра ала. Гаилә әгъзалары куллана алган күп функцияләр бар, шуңа күрә, сез гаиләне төзергә яки аңа кушылырга риза булганда һәм гаиләгә керү өчен Санлы товарларны сатып алганда күрсәтелгән мәгълүматны игътибар белән карап чыгыгыз. Гаиләне төзеп яки аңа кушылып, сез гаиләне аның максаты буенча куллануыгыз һәм башка кешенең шәхси мәгълүматына законсыз керү өчен кулланмаячагыгыз белән ризалашасыз.
Тулы текст
Төркемдә хәбәрләшүТөркемдә хәбәрләшү14d_GroupMessaging
Җыелма нәтиҗә
  • г. Төркемдә хәбәрләшү. Төрле Майкрософт хезмәтләре башкаларга тавыш яки SMS аша хәбәрләр җибәрергә ("хәбәрләр"), hәм/яки Майкрософтныкы яки Майкрософт контролендә булган агентларга мондый хәбәрләрне сезгә һәм сезнең исемнән тагын бер яки берничә башка кулланучыларга җибәрергә мөмкинлек бирә. МОНДЫЙ ХӘБӘРЛӘРНЕ СЕЗГӘ ЯКИ БАШКА КЕШЕЛӘРГӘ ҖИБӘРЕРГӘ ДИП МАЙКРОСОФТКА ҺӘМ МАЙКРОСОФТ КОНТРОЛЕНДӘ БУЛГАН АГЕНТЛАРГА КҮРСӘТМӘ БИРГӘНДӘ, СЕЗ ҮЗЕГЕЗ ҺӘМ СЕЗ БЕЗГӘ ӘЙТӘН ҺӘР КЕШЕ МАЙКРОСОФТТАН ҺӘМ МАЙКРОСОФТ КОНТРОЛЕНДӘ БУЛГАН АГЕНТЛАРДАН МОНДЫЙ ХӘБӘРЛӘРНЕ ҺӘМ БАШКА ТӨРЛЕ БӘЙЛӘНЕШЛЕ АДМИНИСТРАТИВ ТЕКСТ ХӘБӘРЛӘРЕН АЛЫРГА РИЗА БУЛУЫГЫЗНЫ БЕЛДЕРӘСЕЗ ҺӘМ БЕЗГӘ ГАРАНТИЯ БИРӘСЕЗ. "Административ текст хәбәрләре" - аерым Майкрософт хезмәтеннән килә торган даими транзакция хәбәрләре, шул исәптән (ләкин шулар гына түгел), "сәламләү хәбәрләре" яисә хәбәрләр килүне туктату тәртибе турында күрсәтмәләр. Сез яки төркем әгъзалары шундый хәбәрләрне бүтән алырга теләмәсәгез, Майкрософттан яки Майкрософт контролендә булган агентлардан киләчәктә хәбәрләр алудан, бирелгән күрсәтмәләргә нигезләнеп, теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин. Шундый хәбәрләрне алырга яки төркемдә катнашырга бүтән теләмәсәгез, сез тиешле кушымта яки хезмәттә бирелгән күрсәтмәләргә нигезләнеп баш тартырга ризалашасыз. Төркемнең берәр катнашучысы шундый хәбәрләрне алырга яки төркемдә катнашырга бүтән теләми дип төгәл белсәгез, аны төркемнән бетерергә ризалашасыз. Сез шулай ук үзегез һәм безгә хәбәрләр җибәрергә күрсәтмә биргән һәр кеше төркемдәге һәр катнашучының үз мобиль элемтә операторы тарафыннан билгеләнгән хәбәрләр өчен түләү чыгымнары, шул исәптән, хәбәрләр АКШ номерларыннан җибәрелгәндә һәртөрле халыкара хәбәрләшү өчен түләүләр өчен җаваплы икәнлеген аңлый дип белдерәсез һәм гарантия бирәсез.
Тулы текст
Skype һәм GroupMeSkype һәм GroupMe14e_Skype
Җыелма нәтиҗә
  • д. Skype һәм GroupMe.
    • i. Авария хезмәтләренә керү юк. Гадәти телефон хезмәтләре һәм Skype арасында мөһим аермалар бар. Skype кулланылган җирле яки дәүләт кагыйдәләре, норматив-хокукый актлары яки законнары буенча Ашыгыч ярдәм хезмәтләренә тоташуны тәэмин итәргә тиеш түгел. Skype программ тәэминаты һәм продуктлары теләсә кайсы хастаханәләр, иминлекне саклау органнары, медицина учреждениелары яки, кулланучыны авария хезмәтләре персоналы һәм бердәм диспетчерлык үзәге белән тоташтыру кебек башка төр хезмәтләрне тәэмин итү өчен билгеләнмәгән. («Авария хезмәтләре»). Ашыгыч ярдәм хезмәтләренә керү рөхсәте тәкъдим итүче стационар һәм чыбыксыз (мобиль) телефон хезмәтләре сатып алу өчен җаваплылык тотуыгыз белән һәм (ii) Skype төп телефон хезмәтләренә алмаш түгел икәне белән (i) ризалашасыз һәм раслыйсыз.
    • ii. API яки тапшыру. Skype белән теләсә кайсы тапшыру белән бәйләнештә кулланырга теләсәгез, https://www.skype.com/go/legal.broadcast буенча урнашкан «Тапшыруга кагылышлы хезмәт күрсәтү шартлары»на буйсынырга тиеш. Skype тарафыннан мөмкин булган яки тапшырылган Гамәли программ интерфейсын («API») кулланырга теләсәгез, сез www.skype.com/go/legal буенча урнашкан кулланырлык лицензия шартларына буйсынырга тиеш.
    • iii. Законлы куллану политикасы. Сезнең Skype белән куллануыгыз законлы куллану политикасы белән көйләнергә мөмкин. Караклык һәм законсыз файдаланудан саклау өчен булдырылган һәм сез башкарырга мөмкин булган шалтыратулар яки хәбәрләр төре, озынлыгы яки күләменә чикләр куючы политика белән танышыгыз. Әлеге политика гамәлдәге Шартларга сылтама буларак кертелгән. Политика белән https://www.skype.com/go/terms.fairusage/ буенча танышырга мөмкин.
    • iv. Картография. Skype'та сезгә мәгълүматны картага җибәрү яки үзегезне картада күрсәтүне рөхсәт итә торган үзлекләр бар, мәсәлән, картография хезмәте. Шул мөмкинлекләрдән файдаланып, сез әлеге Шартлар һәм https://www.google.com/intl/en_ALL/help/terms_maps.html сылтамасы буенча урнашкан Google карталары шартлары яисә илегездә гамәлдә булган Google карталары шартлары белән килешәсез.
    • v. Хөкүмәт элемтәсе абонентлары. Бизнес хисап язмасын яки Skype Manager'ны АКШ Хөкүмәте яки АКШ Хөкүмәтенең агентлыгы исеменнән кулланырга теләсәгез, әлеге Шартлар ул куллануга кагылмый. Кулланырлык шартлар һәм өстәмә мәгълүмат артыннан usgovusers@skype.net-ка мөрәҗәть итегез.
    • vi. Шәхси/сәүдә өчен каралмаган максатларда куллану. Skype белән шәхси һәм сәүдә өчен каралмаган максатларда куллану. Сезгә Skype'ны үз бизнес аралашуларыгыз өчен куллану рөхсәт ителгән.
    • vii. Skype номеры/Skype To Go. Әгәр Skype сезгә Skype номеры яки Skype To Go номерын тәкъдим итсә, сез әлеге номерның хуҗасы булмавыгыз яки әлеге номерны мәңгегә алу хокукына ия булмавыгыз белән ризалашасыз. Билгеле бер илләрдә номер сезгә Skype партнерыннан бирелергә мөмкин, һәм сез шул партнер белән аерым килешү төземәскә мөмкин.
    • viii. Skype Manager. "Skype Manager администраторы хисап язмасын" сез эшмәкәр зат түгел, ә Skype Manager төркеменең аерым администраторы буларак төзисез һәм идарә итәсез. Шәхси Майкрософт хисап язмагызны Skype Manager төркеменә бәйли аласыз ("Бәйле хисап язмасы"). Шушы Шартларны кабул итүләренә бәйле рәвештә, сез Skype Manager төркеменә өстәмә администраторлар билгели аласыз. Skype номерларын Бәйле хисап язмасына билгеләсәгез, сез үзегезнең Бәйле хисап язмасы кулланучыларының яшәү урыны яки урнашкан урыны белән бәйле таләпләрне үтәү өчен җаваплы. Бәйле хисап язмасын Skype Manager төркеменнән аерырга теләсәгез, барлык билгеләнгән язылулар, Skype Кредиты яки Skype номерлары алынмаячак һәм аерылган хисап язмасына бәйле Сезнең эчтәлекне һәм материалларыгызны бүтән куллана алмаячаксыз. Сез Бәйле хисап язмагыз кулланучыларының һәртөрле шәхси мәгълүматын барлык кулланырлык булган мәгълүмат саклау турындагы кануннарга нигезләнеп эшкәртү белән килешәсез.
    • ix. Skype түләүләре. Барлык түләүле Skype продуктларының бәяләренә, башка күрсәтмәләр булмаса, бөтен салымнар да кертелгән. Язылудан тыш булган номерларга шалтырату өчен түләүләр, www.skype.com/go/allrates буенча күрсәтелгәнчә, тоташма урнаштыру өчен түләү (шалтырату вакытында бер тапкыр түләнә) һәм минут исәбеннән түләүдән тора. Шалтырату өчен түләүләр сезнең Skype Кредиты балансыгыздан алыначак. Skype шалтырату бәяләрен теләгән вакытта үзгәртә ала, алар биредә урнаштырылачак: www.skype.com/go/allrates. Шалтырату өчен яңа түләү, аны бастырудан соң ясаган шалтыратудан исәпләнә. Шалтырату ясау алдыннан, соңгы бәяләр белән танышып чыгыгыз. Вакланган шалтырату минутлары һәм вакланган түләүләр киләсе тулы санга түгәрәкләнәчәкләр. Кайбер илләрдә Skype түләүле продуктлар Skype'ның җирле партнеры тарафыннан тәкъдим ителә, һәм мондый операцияләр партнерның куллану шартлары белән көйләнә.
    • x. Skype кредиты. Skype сезнең Skype Кредиты балансыгызны барлык Skype продуктларын сатып алу өчен куллану алуыгызны гарантияләми. Skype Кредитын 180 көн дәвамында кулланмасагыз, Skype сезнең Skype Кредитын актив булмаган халәтенә күчерәчәк. Skype Кредитны сез https://www.skype.com/go/store.reactivate.credit сылтамасы аша тергезә аласыз. Сез Япониядә булсагыз һәм Skype веб-сайтыннан Skype Кредитын сатып алсагыз, алдагы ике җөмлә сезгә кагылмый, һәм сезнең Skype Кредитының вакыты сатып алу датасыннан 180 көннән соң чыга. Кредитыгызның вакыты чыккач, сез аны бүтән яңадан эшләтә яки куллана алмаячаксыз. Skype Кредитны сатып алганда, балансны автомат рәвештә тулыландыру үзлеген кабыза аласыз, моның өчен кирәкле кырны тамгалагыз. Кабызылган булса, сезнең Skype Кредиты балансы шул ук сумма һәм сез сайлаган түләү ысулы белән сезнең Skype балансы Skype урнаштырган чигеннән түбәнрәк булгач һәрвакыт тулыландырылачак. Әгәр язылу өчен түләү кредит картадан тыш, PayPal яки Moneybookers (Skrill) кулланып эшләнгән булса, һәм автомат рәвештә тулыландыру үзлеге кабызылган булса, Skype Кредиты балансыгыз киләсе кабатланучан язылуны сатып алу өчен җитәрлек сумма белән тулыланачак. Хисапны автомат рәвештә тулыландыруны өзү өчен, Skype'тагы порталда хисап язмагызга кереп, параметрларны теләгән вакытта үзгәртә аласыз.
    • xi. Халыкара хәбәрләр өчен түләүләр. GroupMe хәзер һәр төзелгән төркем өчен АКШ-тагы номерларны куллана. GroupMe номерыннан җибәрелгән яки алынган барлык текст хәбәрләре АКШ-тан җибәрелгән яки алынган халыкара текст хәбәре булып саналачак. Провайдерыгыздан халыкара тарифлар турында белегез.
    • xii. Акчаны җибәрү һәм алу. Акчаны җибәрү һәм алу функциясен кулланып (мөмкин булса), сез Skype'ның, түләү хезмәтләрен тәэмин итү һәм күчерүләрне башкару өчен, чит хезмәтләрне куллануын аңлыйсыз. Skype түләү хезмәтләрен тәэмин итми һәм күчерүләрне башкармый һәм ул акча хезмәтләре өлкәсендә бизнес түгел. Skype'та акчаны җибәрү һәм алу 18 яшенә җиткән (яки чит хезмәт шартлары буенча мөмкин булганча) һәм чит хезмәт тәэмин итүчесе хисап язмасын теркәгән һәм раслаган кулланучыларга гына мөмкин. Акчаны җибәрү функциясен куллану өчен, сезгә чит хезмәтләр шартлары буенча теркәлергә һәм хезмәтне тәэмин итү максатларында әлеге чит хезмәтләр белән мәгълүматны уртаклашуга рөхсәтләр тәэмин итәргә кирәк булырга мөмкин. Skype сезнең акчаны җибәрү функциясен чит хезмәтләр шартларын бозып куллануыгыз турында хәбәр алса, Skype хисап язмагызга каршы гамәл кылырга, мәсәлән, хисап язмагыздан баш тартырга яки аны туктатырга мөмкин. Skype яки Майкрософт чит хезмәтләр шартлары буенча башкарылган гамәлләр яки чит тараф тәэмин иткән түләү хезмәтләре өчен җаваплы булмаячак. Skype акчаны җибәрү һәм алу функциясен куллану мөмкинлеге турында бернинди гарантияләр яки күрсәтмәләр бирми.
Тулы текст
Bing һәм MSNBing һәм MSN14f_BingandMSN
Җыелма нәтиҗә
  • е. Bing һәм MSN.
    • i. Bing һәм MSN материаллары. Мәкәләләр, текст, фотосурәтләр, карталар, видеоязмалар һәм чит материаллар Bing һәм MSN кушымталарында, шул исәптән, Microsoft ботларда, кушымталарында һәм программаларында да бары тик сезнең коммерциячел булмаган, шәхси куллану өчен гамәлгә мөмкин. Әлеге материалларны башка куллану төрләре, шул исәптән, йөкләү, күчермәләү яки яңача тарату, яки әлеге материалларны яки продуктларны үз продуктларыгызны төзү өчен куллану Майкрософт яки хокук тотучылары хокук биргән яки кулланылган авторлык хокукы законы раслаган дәрәҗәдә генә рөхсәт ителгән. Майкрософт яки башка авторлык хокуклары хуҗалары Майкрософт лицензия шартлары тарафыннан ачыктан-ачык күрсәтелмәгән материалга барлык хокукларына ия, чама белән каршы килүләрсез яки башкалар.
    • ii. Bing карталары. Сез Америка Кушма Штатлары, Канада, Мехико, Яңа Зеландия, Австралия яки Японияне дәүләт максатларында, аерым язма рөхсәт алмыйча, өстән карый алмыйсыз.
    • iii. Bing урыннар һәм Bing җитештерүче үзәге. Мәгълүматларыгызны яки эчтәлекне Bing урыннарга яки Bing җитештерүче үзәгенә керткәндә, куллану, яңадан эшләтү, саклау, үзгәртү, берләштерү, дәрәҗәне күтәрү, тапшыру, чагылдыру яки тарату өчен, хезмәт өлеше буларак, һәм чит әгъзаларга аларның хокукларын лицензияләштерү өчен, бөтендонья, түләүсез, акыллы үзлек лицензиясен Microsoft үз эченә ала.
Тулы текст
CortanaCortana14g_Cortana
Җыелма нәтиҗә
  • ж. Cortana.
    • i Шәхси максатларда куллану. Cortana ул Майкрософтның шәхси ярдәмче хезмәте. Cortana тәэмин иткән функцияләр, хезмәтләр, эчтәлек һәм Чит кушымталар һәм хезмәтләр (бергә "Cortana хезмәтләре") шәхси һәм коммерциячел булмаган куллану өчен генә билгеләнгән.
    • ii. Мөмкинлекләр һәм эчтәлек. Cortana төрле функцияләрне тәэмин итә, аларның кайберләре шәхсиләштерелә ала. Башка Microsoft хезмәтләре яки чит кушымталар яисә хезмәтләр белән тәэмин ителгән функцияләргә, мәгълүматларга яисә хезмәтләргә Cortana Хезмәтләре керү рөхсәте бирергә мөмкин. 13-нче бүлектәге махсус хезмәтләргә кагылучы шартлар шулай ук Cortana Хезмәтләре аркылы гамәлгә мөмкин булган Microsoft-ның яраклы хезмәтләрен куллану өчен кулланыла. Cortana бары тик планлаштыру максатларыгыз өчен тәкъдим ителщ һәм сез, әлеге мәгълүматны тикшергәндә һәм аңа ышанганда, бәйсез карар ясарга тиеш. Cortana тәкъдим иткән шәхсиләштерелгән тәҗрибәнең ышанычлылыгы, мөмкинлеге һәм дөрес вакытта барлыкка килүе турында Microsoft гарантия бирми. Әгәр Cortana элемтәсе белән аралашу функциясе хәбәрләр яки белдерүләрне алуны, җибәрүне яки карап чыгуны тоткарлый яки тыя икән, Microsoft җаваплылык тотмый.
    • iii. Чит кушымталар һәм хезмәтләр. Cortana хезмәтләренең бер өлеше буларак, Cortana Чит кушымталар һәм хезмәтләр белән сезнең почта индексын һәм таләбегезне башкару өчен Чит тараф кушымталары һәм хезмәтләре кайтарган таләпләр һәм җаваплар кебек мәгълүматны алыша ала. Хисап язмаларын бәйләү ярдәмендә Cortana кулланучыларга, кулланучы ул Чит кушымталар һәм хезмәтләр белән турыдан-туры урнаштырган хисап язмасы өстенлекләрен һәм параметрларын кулланып, Чит кушымталар һәм хезмәтләр аша сатып алулар башкарырга мөмкинлек бирә ала. Кулланучылар теләгән вакытта хисап язмаларын бәйләүне өзәргә мөмкин. Чит кушымталарны һәм хезмәтләрне куллануыгыз әлеге Шартларның 5-нче бүлегендә билгеләнгән. Cortana хезмәтләре интеграциясенең яки чит кушымталарның яисә хезмәтләрнең функцияләрен яки эшләү рәвешен Чит кушымталар нәшер итүчеләре туктата яисә үзгәртә ала. Җитештерүче тарафыннан тәкъдим ителгән программа тәэминаты яки эчке программа өчен Microsoft җаваплылык тотмый.
    • iv. Cortana булган җайланмалар. Cortana тарафыннан якланган җайланмалар - Cortana хезмәтләренә яки продуктларга яисә Cortana хезмәтләре белән ярашлы җайланмаларга керү рөхсәте булган продуктлар яисә җайланмалар ул. Cortana булган җайланмаларга Майкрософт хуҗа булмаган, җитештермәгән яки булдырмаган чит җайланмалар яки продуктлар керә. Майкрософт әлеге чит җайланмалар яки продуктлар өчен җаваплы түгел.
    • v. Программа тәэминаты яңартулары. Cortana хезмәтләренә тоташа алган барлык җайланмалар өчен, без автомат рәвештә сезнең Cortana хезмәтләренең программа тәэминаты версиясен тикшерә һәм программа тәэминаты яңартуларын яки конфигурация үзгәртүләрен йөкли, яисә Cortana булган җайланмаларны җитештерүчеләрдән Cortana программа тәэминатын яңартуны таләп итә алабыз.
Тулы текст
Outlook.comOutlook.com14h_Outlook_com
Җыелма нәтиҗә
  • з. Outlook.com. Сез Майкрософт хисап язмасын төзү өчен кулланган Outlook.com (яки @msn, @hotmail һәм @live) электрон почта адресы Outlook.com хатларыгыз папкасы яки Майкрософт хисап язмагызы актив булса, сезгә генә хас булачак. Outlook.com хатларыгыз папкасы яки Майкрософт хисап язмагыз сезнең яки, әлеге Шартларга нигезләнеп, Майкрософт тарафыннан ябылган булса, электрон почта адресы һәм кулланучы исеме, безнең системада эшкәртелеп, башка кулланучыга билгеләнергә мөмкин.
Тулы текст
Office ХезмәтләреOffice Хезмәтләре14i_officeBasedServices
Җыелма нәтиҗә
  • и. Office Хезмәтләре. Әгәр дә Microsoft белән аерым килешү буенча коммерциячел куллануга хокукларыгыз юк икән, Office 365 Home, Office 365 Personal, Office 365 University, Office Online, Sway, OneNote.com һәм нинди дә булса башка Office 365 язылу яки Office-брендлы Хезмәтләр сезнең шәхси коммерциячел куллану өчен билгеләнә.
Тулы текст
Microsoft сәләмәтлек сервисыMicrosoft сәләмәтлек сервисы14j_MicrosoftHealthServices
Җыелма нәтиҗә
  • й. Microsoft сәләмәтлек сервисы.
    • i. HealthVault. HealthVault сезгә сәламәтлегегез турында шәхси мәгълүматны һәм башка кешеләр (мәсәлән, гаиләгез) турында мәгълүматны, аларның рөхсәтләре белән, саклау өчен билгеләнгән. HealthVault хисап язмалары медицина хезмәткәрләре һәм башка сәүдә яки шәхси максатларда куллану өчен каралмаган. Хисап язмагыздагы мәгълүмат гел төгәл яки яңа булмаска мөмкин, һәм ул медицина хезмәткәре тарафыннан бары тик танышу өчен генә күзәтелергә тиеш. HealthVault хезмәте язмаларны медицина хезмәткәрләре өчен яки башка медицина яки авыруны алып бару максатларында башкармый. Мәсәлән, HealthVault язмалары АКШ карарлары нигезендә, язма җыелмалары булып билгеләнмәгән. Медицина хезмәткәре HealthVault'тагы мәгълүматны үз азмаларына өстәргә теләсә, ул күчермәне үз системасында сакларга тиеш. Хисап язмагыздагы язманы уртак саклаучы булса (чөнки берегез икенчесен чакырган), сез уртак саклаучының әлеге язма аның тулы идарәсе астында булуын һәм сезнең язмагызга керү мөмкинлеген кире кага алуын, башка кешеләрнең язмага керүләре белән идарә итүне һәм язмадагы мәгълүматны, шул исәптән, язманы куллану вакыты һәм шартларын, карау хокукына ия булуын раслыйсыз. Майкрософт чит хисап язмалары мәгълүматын (мәсәлән, Facebook һәм OpenID) хупламый, шуңа күрә HealthVault кулланучыга ярдәм күрсәтү хезмәте, системага керү белән кыенлыклар булган очракта, ярдәм итә алмаячак. Системага керү өчен хисап мәгълүматыгыз югалса, яки хисап мәгълүматы булган хисап язмасы ябылса, сакланган мәгълүмат саклана алмаячак. Өзлексез керү мөмкинлеген булдыру өчен, без сезгә HealthVault хисап язмагызга керү өчен, бердән артык хисап мәгълүматын кулланырга киңәш итәбез. Майкрософт сез куллана ала торган чит хисап мәгълүматын расламый һәм аның белән идарә итми, һәм ул мәгълүматны эшкәртү, хуплау яки иминлеге өчен җаваплы түгел.
    • ii. Microsoft Band. Microsoft Band җайланмасы һәм кушымтасы - медицина җайланмалары түгел һәм фитнес һәм савыктыргыч максатларында гына куллану өчен билгеләнгән. Алар авыруларны яки башка халәтләрне диагностикалау, яки авыруларны һәм башка халәтләрне дәвалау, җиңеләйтү һәм булдырмау өчен эшләнмәгән яки билгеләнмәгән. Microsoft Band-тан алынган мәгълүмат нигезендә кылынган карар өчен Microsoft җаваплы түгел.
Тулы текст
Цифрлы товарларЦифрлы товарлар14k_DigitalGoods
Җыелма нәтиҗә
  • к. Цифрлы товарлар. Microsoft Groove, Microsoft Фильмнар һәм ТВ, Кибет һәм башка төрле бәйләнешле яки киләчәктәге хезмәтләр аша, Майкрософт сезгә көйләр, сурәтләр, видео, текст, китаплар, уеннар һәм цифрлы рәвештә алып була торган башка материал ("Цифрлы товарлар") алырга, тыңларга, карарга, уйнарга яки укырга (үзлекләренә карап) мөмкинлек тудыра ала. Цифрлы товарлар сезнең шәхси, коммерцияле булмаган, күңел ачу максатындагы куллануыгыз өчен генә. Сез Цифрлы товарларның бернинди күчермәләрен дә кабат таратмаска, тапшырмаска, ачык рәвештә башкармаска һәм күчермәскә ризалашасыз. Цифрлы товарлар Майкрософтныкы яки чит тарафларныкы булырга мөмкин. Барлык шартларда да, сез үзегезнең Цифрлы товарларга бәйле хокукларыгызның бу Шартлар, авторлык хокукы турындагы канун hәм https://go.microsoft.com/fwlink/p/?LinkId=723143 битендә урнашкан куллану кагыйдәләре белән чикләнгәнен аңлыйсыз һәм таныйсыз. Сез теләсә нинди Хезмәт аша алынган бернинди Цифрлы товарларны да бернинди сәбәп белән дә үзгәртү омтылышлары ясамаска дип килешәсез, шул исәптән, Цифрлы товарларның хуҗасын яки чыганагын яшерү яки үзгәртү максатында да. Майкрософт яки Цифрлы товарларның хуҗалары, вакыт-вакыт, Цифрлы товарларны Хезмәтләрдән махсус белдерүсез бетерергә мөмкин.
Тулы текст
OneDriveOneDrive14l_OneDrive
Җыелма нәтиҗә
  • л. OneDrive.
    • i. Хәтер билгеләнеше. OneDrive хисап язмагызда эчтәлек күләме OneDrive хезмәтенә түләүле яки бушлай язылуыгызның шартлары нигезендә бирелгәннән артык булса, һәм сез артык эчтәлекне бетерү яки саклагыч күләме зуррак булган яңа язылу планына күчү юлы белән хисап язмагызны төзәтү кирәклеге турында Майкрософттан килгән кисәтүгә җавап бирмәсәгез, без үзебездә хисап язмагызны ябу һәм OneDrive'тагы эчтәлеккә керү мөмкинлегегезне өзү хокукын калдырабыз.
    • ii. Хезмәтнең җитештерүчәнлеге. Сездә булган җиһазлар, Интернетка тоташу һәм Майкрософтның үз хезмәтенең җитештерүчәнлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итәргә тырышуы кебек факторларга карап, сез OneDrive'та эчтәлекне йөкләп җибәрү яки синхронлаштыруда тоткарлыклар кичерергә мөмкин.
Тулы текст
Microsoft RewardsMicrosoft Rewards14m_MicrosoftRewards
Җыелма нәтиҗә
  • м. Microsoft Rewards.
    • i. Программа. Microsoft Rewards («Программа») квалификацияле эзләүләр, табышлар, Microsoft Edge-та актив күзәтү вакыты һәм Microsoft-тан башка тәкъдимнәр кебек гамәлләр өчен түләүсез баллар табарга рөхсәт итә. Базар таләпләренә карата тәкъдимнәр төрлеләнергә мөмкин. Эзләү - кулланучының үз тикшерү максатлары өчен Bing эзләү нәтиҗәләрен алу буенча вөҗданлы максат белән текстны кулдан җыючы шул бер кулланучының гамәле ул һәм ботлар, макрослар яки башка автоматик яисә нинди дә булса алдау кораллары белән үз эченә алган бернинди таләпләрне дә кертми ("Эзләү"). Табыш - түләүле яки буш булуына карамастан, Microsoft-тан цифрлы эчтәлеккә лицензия алу һәм йөкләү яки товарлар сатып алу процессы ул. ("Табыш"). Microsoft-тан сатып алынган һәрбер товар бүләк баллары белән тәэмин ителми. Microsoft Edge-та актив күзәтүче җайланмагыз экранында күзәтүче барлыгын аңлата (мәсәлән, бирем аслыгында Microsoft Edge тамгасын аерып, хәзерге вакытта әлеге кушымта кулланылганын күрсәтеп, алу яки куллану), һәм веб-төеннәрне карау өчен күзәтүче белән эшли, күзәтүчедә видеоязмаларны карый, күзәтүчеләр өчен кулланыла торган электрон почталарны яки куллануның башка төрен тикшерә. Microsoft Edgе-ны кулланган өчен балларны җыйганда, Bing килешенгәнчә күзәтүчедә эзләү эшкәрткече буларак урнаштырылган булырга тиеш һәм телеметрия Windows параметрларына ялганган булырга тиеш. Microsoft вакыты-вакыты белән баллар җыю өчен өстәмә мөмкинлекләр тәкъдим итә ала һәм баллар белән түләү турында һәрбер тәкъдим чикләнмәгән вакытка гамәлгә мөмкин булмый. Алынган балларыгыз элементлар өчен активлаштыру битендә сатып алынган булырга мөмкин ("Бүләкләр"). Күбрәк мәгълүмат өчен, Бүләкләр бүлеген support.microsoft.com-та ("Еш бирелгән сораулар") карагыз.
      • 1. Программа таләпләре. Сезгә гамәлдәге Microsoft хисап язма кирәк, һәм җайланмаларыгыз минималь система таләпләренә туры килергә тиеш. Еш бирелгән сораулар исемлегендәге базарларда күрсәтелгән кулланучыларга программа ачыла. Кешеләрнең берничә электрон почта адреслары булса да, бер генә Программа хисап язмасы тиеш, ә өй хуҗалыгы бары тик алты хисап язмалар белән чикләнә ала. Аеруча программа шәхси һәм коммерциячел булмаган куллану өчен билгеләнә.
      • 2. Баллар. Әгәр сез Активлаштыру үзәгендә күрсәтелгән балларыгызны коммерциячел булмаган оешмага тапшырасыз икән, балларыгызны күчерә алмыйсыз. Баллар шәхси үзлегегез түгел, һәм сез кулдагы акчаларны яки алмашка акчалар ала алмыйсыз. Баллар сезгә реклама нигезендә тәкъдим ителә. Балларны сатып алу мөмкин түгел. Microsoft кешегә, гамләгә яки билгеле периодка (мәсәлән, бер көнгә) баллар яки бүләкләр санын чикләргә мөмкин. Программада бер календарь елына 500000 баллдан да күбрәк балл сатып алырга мөмкин түгел. Программада эшләп алынган баллар гамәлдә мөмкин түгел һәм Microsoft яки чит әгъзалар белән тәкъдим ителгән башка бер программа белән катнаш кулланылырга мөмкин түгел. Әгәр сез акча эшли алмыйсыз яки нинди дә булса балларны 18 ай эчендә каплый алмыйсыз икән, активлаштырылмаган балларның вакыты чыга.
      • 3. Бүләкләр.активлаштыру үзәген карап чыгып, балларыгызны каплый аласыз яки балларыгызны күрсәтелгән коммерциячел булмаган оешмага кертә аласыз. Бәлки билгеле бүләкләрнең чикләнгән саны бардыр һәм әлеге бүләкләр "беренче килгән, беренче булып хезмәт күрсәтелгән" принцибы буенча җиткереләчәк. Электрон почта адресы һәм телефон номеры кебек (VOIP номеры яки түләүсез номердан башка) өстәмә мәгълүмат тәкъдим ителергә мөмкин, һәм шулай ук сезне алдау гамәлләре буенча кисәтү коды кертергә яки бүләкләр өчен балларны сатып алганда өстәмә юридик документларга имза куярга сорарга мөмкиннәр. Бүләкләргә заказ бирү белән, сез аннан баш тарта яки кире кайткан баллар хисабына кире кайтара алмыйсыз, зарарланган продуктлардан тыш яки гамәлдәге кануннар таләпләре нигезендә булса гына. Әгәр киштәдә булмаган яки Microsoft үзе теләгәнчә сарыф иткән нинди дә булса сәбәпләр аркасында мөмкин түгел Бүләкләргә заказ бирәсез икән, без бүләкләрне туры килгән бәяле бүләккә алмаштыра яки балларыгызны кире кайтара алабыз. Сатып алу үзәгендә тәкъдим ителгән бүләкләрне Microsoft яңартырга яки билгеле бүләкләр белән тәэмин итүдән туктарга мөмкин. Кайбер бүләкләр өчен яшь таләпләре булырга мөмкин. Нинди дә булса таләпләр туры килгән папкага керергә мөмкин. Бүләкләрне алырга һәм кулланырга барлык федераль, дәүләт һәм җирле салынмалар яки башка бер чыгымнар өчен җаваплылык тотасыз. Бүләкләргә заказ биргәндә күрсәткән электрон почта адресыгызга бүләкләр җибәреләчәк, шуңа күрә хәзерге көнгә кадәр электрон почта адресыгызны саклагыз. Китереп бирүгә мөмкин булмаган бүләкләр кабат чыгарылмый, димәк, конфискацияләнә. Бүләкләр кире сатылуга мөмкин түгел.
      • 4. Программада катнашудан баш тартуыгыз. 18 айлык период эчендә бер тапкыр булса да кереп карамасагыз, Программагызның хисап язмасыннан баш тартылачак. Моннан тыш, Microsoft-ның Программага тыкшынган, мыскыллы сүзләр кулланган, ялганлаган яки әлеге Шартларны бозган билгеле кулланучыларның хисап язмаларыннан баш тартырга хокукы бар. Программадан баш тарттылган булса (сезнең яки безнең тарафтан) яки Программа вакытлыча туктатылган булса, балларны сатып алу өчен, сезнең 90 көн булачак; югыйсә әлеге баллар конфискацияләнгән булачак. Баш тартылган вакытта Программа белән куллану һәм киләчәккә балларны исәпләп чыгару хокукы төгәлләнәчәк.
      • 5. Башка Шартлар. Әгәр дә Microsoft сезне Программаның нинди дә булса аспектына тыкшынасыз, мыскыллы сүзләр кулланасыз яки әлеге Шартларны боза торган гамәлләрдә катнашасыз дип саный икән, Microsoft-ның сезне дисквалифицияләү, Программага яки Rewards хисап язмасына керү мөмкинлеген сүндерү; һәм / яки балларны, бүләкләрне һәм хәйрия кертемнәрен тотып калу хокукы бар.
Тулы текст
Башка шартларБашка шартлар16_17_18_miscellaneous
Җыелма нәтиҗә

14. Башка шартлар. Әлеге бүлек һәм 1-нче, 9-нчы (әлеге Шартлар ахырына кадәр булган күләмнәр), 10-нчы, 11-нче, 12-нче, 15-нче, 17-нче бүлекләр һәм әлеге Шартлар бетүгә алар шартлары буенча кулланалар һәм әлеге Шартларның нинди дә булса эш тәмамлануы яки баш тарту турында хәбәр белән исән калачак. Тиешле канунда рөхсәт ителгән дәрәҗәдә, без теләсә кайсы вакытта сезгә хәбәр итмичә бу Шартларны билгели һәм бу Шартларга нигезләнгән бурычларыбызны яки хокукларыбызны тулысынча яки өлешчә тапшыра алабыз. Сез әлеге Шартларны йөкли яки Хезмәтләр белән куллану хокукларын тапшыра алмыйсыз. Бу сезнең Хезмәтләр белән куллану өчен сез һәм Майкрософт арасында төзелгән тулы килешү. Ул сез һәм Майкрософт арасында төзелгән Хезмәтләргә кагылышлы барлык элекке килешүләрне алыштыра. Әлеге Шартларга кереп, сез әлеге Шартлардан тыш теләсә кайсы аңлатма, күзаллау, гарантия, аңлау, йөкләмә, вәгъдә яки инандыруга ышанмыйсыз. Әлеге Шартларның барлык өлешләре, ярашлы закон белән рөхсәт ителгән максималь рәвештә кулланыла. Суд яки хаким без әлеге Шартларны язылганча куллана алмыйбыз дигән карарга килсә, без ул шартларны, ярашлы законга нигезләнеп, охшаш шартлар белән алыштыра алабыз, ләкин Шартларның башка өлеше үзгәрмәячәк. Әлеге Шартлар тулысынча сезнең һәм безнең игелек өчен төзелгән. Әлеге Шартлар бүтән кешеләр игелеге өчен, Майкрософт варислары һәм хокуклы варислардан башка, булдырылган. Бүлек башламнары бары тик сылтама өчен бирелгән һәм алар законлы мәгънәгә ия түгел.

15. Дәгъвалар бер ел эчендә бирелергә тиеш. Әлеге Шартларга яки Хезмәтләргә кагылышлы дәгъва, сез беренче дәгъва биргән көннән алып, бер ел эчендә судка (яки, 10(г) бүлеге кулланылса, арбитражга) бирелергә тиеш, җирле законнар дәгъвалар өчен озаграк вакыт таләп итмәсә. Дәгъва әлеге вакыт эчендә бирелмәсә, ул бөтенләйгә кире кагыла.

16. Экспортлау законнары. Сез программ тәэминаты һәм/яки Хезмәтләргә кагылышлы барлык ватан һәм халыкара экспортлау законнарын һәм карарларын, шул исәптән, барлык юнәлеш, ахыргы кулланучылары, ахыргы куллану чикләмәләрен, үтәргә тиеш. Географик һәм экспортлау чикләмәләре турында өстәмә мәгълүмат алу өчен, https://go.microsoft.com/fwlink/?linkid=868968 һәм https://www.microsoft.com/exporting буенча күчегез.

17. Хокукларны саклау һәм фикер-тәкъдимнәр. Әлеге Шартларда күрсәтелгән очраклардан башка, Майкрософт барлык патентларга, ноу-хау, автор хокукларына, сәүдә серләренә, товар тамгаларына яки Майкрософтка яки бәйле объектка буйсынган һәм идарә ителгән башка интеллектуаль милеккә туры килүче исемгә, товар киеменә, логотибына яки эквивалентларына лицензия яки башка хокукларны бирми. Microsoft-ка нинди дә булса фикер, тәкъдим, киңәш, кире элемтә бирсәгез, шул исәптән яңа продуктларга, технологияләргә, рекламаларга, продукт исемнәренә, продукт кире элемтәләренә һәм продукт яхшыртуларына фикерләрне ("Кире элемтә") дә Microsoft-ка бирәсез, түләүсез, буш яки сезгә башка йөкләмәләр, хокуклар төзисез, мат чыгарылма эшләрне төзисез, нинди дә булса ысулларны һәм максатларны кулланасыз, уртаклашасыз һәм коммерцияләштерәсез. Сез чит тарафка Майкрософтның программа тәэминатына, технологияләренә яки документларын лицензияләү өчен таләп ителгән бернинди лицензиягә буйсынган Кире элемтә бирмәячәксез, чөнки Майкрософт Фикер-тәкъдимнәрегезне анда кертә.

Тулы текст
ИСКӘРМӘЛӘРИСКӘРМӘЛӘРNOTICES
Җыелма нәтиҗә

Искәрмәләр һәм интеллектуаль милекне бозу турында дәгъва бирү тәртибе. Майкрософт чит затларның интеллектуаль милек хокукларын ихтирам итә. Әгәр сез интеллектуаль милекне бозу, шул исәптән, авторлык хокукларын бозу турында искәрмә җибәрергә теләсәгез, Бозу турында искәрмә җибәрү процедураларын кулланыгыз. ӘЛЕГЕ ПРОЦЕДУРАГА БӘЙЛЕ ТАЛӘПЛӘР ГЕНӘ ҖАВАП АЛАЧАК.

Майкрософт авторлык хокукларын бозу турында искәрмәләргә җавап биргәндә, 17 башлам, Америка Кушма Штатлары Кодексының 512 бүлектә билгеләнгән процессларны куллана. Ярашлы шартларда, Майкрософт кабатланучан бозучыларның хисап язмаларын Майкрософт сүндерә якм туктата ала.

Искәрмәләр һәм реклама өлкәсендә интеллектуаль милекне бозу турында дәгъва бирү тәртибе. Безнең реклама челтәрендәге интеллектуаль милек хокукларын бозылуы турында шикләнүләрегез булса, безнең Интеллектуаль милек хокукларын саклау принциплары белән танышыгыз.

Авторлык хокукларын саклау һәм сәүдә маркасы. Хезмәтләр © 2018 Майкрософт ширкәте, One Microsoft Way, Redmond, WA 98052, АКШ, һәм аның тәэмин итүчеләренең сәүдә маркасы. Барлык хокуклар сакланган. Майкрософт, аның барлык продуктлары, программа тәэминаты һәм хезмәтләренең исемнәре, эмблемалары, тамгалары Майкрософтның Америка Кушма Штатларында яки башка илләрдә теркәлгән сәүдә маркалары. Агымдагы оешмаларның исемнәре һәм продуктлары аларның хуҗаларының сәүдә маркалары булырга мөмкин. Әлеге Шартларда ачык рәвештә күрсәтелмәгән хокуклар сакланган. Билгеле Майкрософт веб-төене серверларында кулланган билгеле программа тәэминаты Бәйсез JPEG төркеме эшләренең өлешенә нигезләнгән. Copyright © 1991-1996 Thomas G. Lane. Барлык хокуклар сакланган. Билгеле Майкрософт веб-төен серверларында кулланылган «gnuplot» программа тәэминаты авторлык хокуклары белән сакланган © 1986‑1993 Thomas Williams, Colin Kelley. Барлык хокуклар сакланган.

Медицина искәртүе. Майкрософт бернинди дә медицина яки башка сәламәтләтлеккә кагылышлы киңәшләр бирми, диагнозлар куймый һәм дәваламый. Сәламәтлегегез, диета, фитнес яки савыктыру программаларына кагылышлы сорауларыгызны терапевт яки башка махсус белемле медицина учреждениелары хезмәткәрләренә бирегез. Хезмәтләр аша алынган мәгълүматка нигезләнеп, профессиональ медицина киңәшләренә игътибар итегез.

Котировкалар һәм индекслар (шул исәптән, индекслар кыйммәтләре). © 2013 Morningstar, Inc. Барлык хокуклар сакланган. Түбәндәге мәгълүмат: (1) Morningstar һәм/яки аның эчтәлеген тәэмин итүчеләренең милеге булып санала; (2) күчермәләү һәм тарату өчен түгел; (3) төгәл, вакытлы яки тулы булмаска мөмкин. Morningstar да, аның эчтәлеген тәэмин итүчеләре дә әлеге мәгълүмат белән кулланудан чыккан зыян яки чыгымнар өчен җаваплы түгел. Соңгы күрсәткечләр алдагы нәтиҗәләрнең гарантиясе була алмый.

Сез Доу Джонс индексларынSM, индекс мәгълүматын яки Доу Джонс тамгаларын финанслар кораллары яки инвестиция продуктларын (мәсәлән, икенчел кораллар, структуралы продуктлар, инвестиция фондлары, биржа ивестиция фондлары, кыйммәтле кәгазьләр портфеле, һ. б., бу очракта инструментның бәясе, табышлыгы һәм/яки җитештерүчәнлеге Индексларга яки Индексларның вәкаләтенә нигезләнгән, бәйле яки күзәтә) чыгару, төзү, спонсорлык итү, сату, маркетинг, алга чыгару максатларында, Доу Джонс белән аерым язма килешү төземичә, куллана алмыйсыз.

Финанслар турында искәрмә. Майкрософт, Америка Кушма Штатлары федераль һәм башка юрисдикциядә булган кыйммәтле кәгазьләр турында законнар нигезендә, брокер/дилер яки исемле инвестицияләр буенча киңәшче була алмый, һәм кешеләргә инвестицияләү, кыйммәтле кәгазьләр яки башка финанс продуктлар яки хезмәтләрне сатып алу, сатуда киңәшләр бирми. Хезмәтләрдә булган бер нәрсә дә кыйммәтле кәгазьләрне сату яки сатып алу тәкъдиме түгел. Майкрософт та, аның котировкалары һәм индекслары лицензиарлары да махсус финанс продуктлары яки хезмәтләрен расламый һәм киңәш итми. Хезмәтләрдәге бер нәрсә дә профессиональ киңәш, шул исәптән һәм шуның белән генә чикләнмичә, инвестиция яки салымнар буенча киңәш булу өчен билгеләнмәгән.

H.264/AVC, MPEG-4 Visual, һәм VC-1 видео стандартлары. Программа тәэминатында MPEG LA, L.L.C. тарафыннан лицензияләнгән H.264/AVC, MPEG-4 Visual һәм/яки VC-1 кодер технологияләре булырга мөмкин. Әлеге технология видеоязманың мәгълүмат күләмен тыгызлау өчен булдырылган формат. MPEG LA, L.L.C. әлеге искәрмәне таләп итә:

ӘЛЕГЕ ПРОДУКТ H.264/AVC, MPEG-4 VISUAL, ҺӘМ VC-1 ПАТЕНТ ПОРТФЕЛЕ ЛИЦЕНЗИЯЛӘРЕ БЕЛӘН ЛИЦЕНЗИЯЛӘНГӘН, УЛ ШӘХСИ ҺӘМ СӘҮДӘ ӨЧЕН КАРАЛМАГАН, ТҮБӘНДӘГЕ МАКСАТЛАР ӨЧЕН КУЛЛАНЫЛА: (А) ВИДЕОЯЗМАНЫ СТАНДАРТЛАРГА ТУРЫ КИТЕРҮ ӨЧЕН («ВИДЕО СТАНДАРТЛАРЫ»), (Б) КУЛЛАНУЧЫ ШИФРЛАГАН H.264/AVC, MPEG-4 VISUAL, ҺӘМ VC-1 ВИДЕОЛАРЫНЫҢ ШИФРЛАРЫН АЧУ ӨЧЕН, ШӘХСИ ҺӘМ СӘҮДӘ ӨЧЕН КАРАЛМАГАН ГАМӘЛЛӘРДӘ ҺӘМ/ЯКИ ВИДЕО ТӘЭМИН ИТҮЧЕСЕННӘН. ӘЛЕГЕ ЛИЦЕНЗИЯЛӘРНЕҢ БЕРСЕ ДӘ БАШКА ПРОДУКТКА КАГЫЛМЫЙ, ӘЛЕГЕ ПРОДУКТ ШУШЫ ПРОГРАММ ТӘЭМИНАТЫНА АЕРЫМ ЭЛЕМЕНТ БУЛАРАК КЕРТЕЛГӘН БУЛСА ДА. ЛИЦЕНЗИЯ БАШКА МАКСАТЛАРДА КУЛЛАНУ ӨЧЕН КАРАЛМАГАН. ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТНЫ MPEG LA, L.L.C.'ТАН АЛЫРГА МӨМКИН. MPEG LA ВЕБ-ТӨЕНЕН КАРАГЫЗ.

Ачыклау максатларында гына, әлеге искәрмә биредәге Шартлар нигезендә программ тәэминаты белән гади эш максатларында куллануны чикләми, әгәр ул шәхси эш булса һәм түбәндәгене үз эченә алмаса: (i) программ тәэминатын чит затларга кабаттан тарату, (ii) чит затларга ВИДЕО СТАНДАРТЛАРЫН кулланып төзелгән материалны тарату.

Тулы текст
СТАНДАРТ КУШЫМТА ЛИЦЕНЗИЯСЕ ШАРТЛАРЫСТАНДАРТ КУШЫМТА ЛИЦЕНЗИЯСЕ ШАРТЛАРЫSTANDARDAPPLICATIONLICENSETERMS
Җыелма нәтиҗә

СТАНДАРТ КУШЫМТА ЛИЦЕНЗИЯСЕ ШАРТЛАРЫ

MICROSOFT STORE, WINDOWS STORE ҺӘМ XBOX STORE

Әлеге лицензия шартлары ул сез һәм кушымта бастыручысы арасында төзелгән килешү. Аларны укып чыгыгыз. Алар Microsoft Store-дан Windows яки Xbox саклагычына йөкләнүче программа тәэминаты кушымталарына (аларның һәрберсе әлеге «саклау» кебек лицензия шартларын үз эченә ала) кулланыла, шул исәптән кушымта өчен нинди дә булса яңартулар һәм өстәмәләр, әгәр дә кушымтаның аерым шартлары юк икән, һәм бу очракта әлеге шартлар кулланыла.

КУШЫМТАНЫ ЙӨКЛӘП ЯКИ КУЛЛАНЫП, ЯКИ КУЛЛАНЫРГА ТЫРЫШЫП, СЕЗ ӘЛЕГЕ ШАРТЛАРНЫ КАБУЛ ИТӘСЕЗ. ӘГӘР СЕЗ АЛАРНЫ КАБУЛ ИТМӘСӘГЕЗ, СЕЗ КУШЫМТАНЫ ЙӨКЛӘҮ ҺӘМ КУЛЛАНУ ХОКУКЫНА ИЯ БУЛМЫЙСЫЗ.

Store-да күрсәтелгән кебек, сезнең өчен кушымта бастыручысы кушымтаны лицензияләүче объектны аңлата.

Әгәр сез әлеге лицензия шартларына буйсынсагыз, сез түбәндәге хокукларга ия.

  • 1. УРНАШТЫРУ ҺӘМ КУЛЛАНУ ХОКУКЛАРЫ; ГАМӘЛДӘН ЧЫГУ ВАКЫТЫ. Microsoft-ның Куллану кагыйдәләре-дә тасвирланган Xbox консольләрендәге яки Windows җайланмаларындагы кушымтаны куллана һәм урнаштыра аласыз. Microsoft-ның Куллану кагыйдәләре-н теләгән вакытта үзгәртү өчен, Microsoft хокукын резервлый.
  • 2. ИНТЕРНЕТ ХЕЗМӘТЛӘР.
    • а. Интернет һәм чыбыксыз хезмәтләргә ризалык белдерү. Әгәр кушымта санак системаларына Интернет аша тоташса, шул исәптән, чыбыксыз челтәрләр аша, кушымта белән куллануыгыз стандарт җайланма мәгълүматын интернет яки чыбыксыз хезмәтләргә тапшыруга ризалыгыгыз дип санала (шул исәптән, ләкин чикләнмичә, тайланмагыз, система һәм кушымта программ тәэминаты һәм периферия җайланмалары турында техник мәгълүмат). Әгәр сезнең кушымта ярдәмендә хезмәтләр белән куллануга кагылышлы башка шартлар булса, алар кулланыла.
    • б. Интернет хезмәтләр белән законсыз куллану. Сез Интернет хезмәтләрен зыян китерүче яки башкаларның чыбыксыз челтәрләренә тискәре йогынты ясаучы рәвештә куллана алмыйсыз. Сез хезмәт белән бернинди хезмәт, хисап язмасы, челтәргә рөхсәтсез керү мөмкинлеген алу өчен куллана алмыйсыз.
  • 3. ЛИЦЕНЗИЯ КҮЛӘМЕ. Кушымтага лицензия бирелә, ул сатылмый. Әлеге килешү кушымта белән куллану өчен бары тик кайбер хокукларны бирә. Әгәр Майкрософт җайланмагыз аша кушымталар белән куллану мөмкинлегемн Майкрософт белән килешү нигезендә япса, барлык бәйле лицензия хокуклары гамәлдән чыга. Кушымтаның нәшер итүчесе барлык башка хокукларны резервлый. Кулланылучы закон сезгә әлеге чикләмәдән тыш өстәмә хокуклар бирмәсә, сез кушымта белән бары тик әлеге килешүдә каралган рөхсәткә нигезләнеп, куллана алачыз. Моны эшләгәндә, сез кушымтаны махсус очракларда куллануны рөхсәт итүче барлык техник чикләмәләргә буыйсынырга тиеш. Сез моны эшли алмыйсыз:
    • а. Кушымтаның техник чикләмәләрен теләсә кайсы рәвештә урап узу.
    • б. Әлеге чикләмәгә карамастан, кулланылучан закон рөхсәт иткән очраклардан тыш, кушымтаның технологиясен ачу, сүтү, декомпиляцияләү.
    • в. Әлеге чикләмәгәг карамастан, кулланылучан закон белән рөхсәт ителмәсә, биредәге килешүдә билгеләнгәннән саннан тыш, кушымталарның күчермәләрен ясау.
    • г. Кушымтаны бастыру яки башка рәвешчә башкалар өчен күчермәләү мөмкинлеген булдыру.
    • д. Кушымтаны арендага бирү, арендага алу яки тапшырып тору.
    • е. Башка чит әгъзага кушымтаны яки әлеге килешүне күчерү.
  • 4. ДОКУМЕНТЛАР. Әгәр кушымтада документлар китерелсә, сез аларны шәхси максатларда гына күчермәләп, куллана аласыз.
  • 5. ТЕХНОЛОГИЯ ҺӘМ ЭКСПОРТЛАУ ЧИКЛӘМӘЛӘРЕ. Кушымта Америка Кушма Штатлары яки халыкара технология белән идарә итү яки экспортлау законнары һәм карарлары белән көйләнә. Сез технологиягә кагылучы яки кушымта белән хупланучы барлык ватан һәм халыкара экспортлау законнары һәм карарларына буйсынырга тиеш. Әлеге законнарда юнәлеш, ахыргы кулланучылар, азыргы куллануга карата чикләмәләр бар. Майкрософт продуктлары турында мәгълүматны сез Майкрософт экспортлау веб-төенендә укый аласыз.
  • 6. КЛИЕНТЛАРГА ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ ХЕЗМӘТЛӘРЕ. Мөмкин булган ярдәм күрсәтү хезмәтләрен булү өчен, кушымта бастыручысына мөрәҗәгать итегез. Майкрософт, җиһазны булдыручы һәм чыбыксыз элемтә операторы (аларның берсе кушымта бастыручысы булмаса) кушымта өчен ярдәм күрсәтү өчен җаваплы түгел.
  • 7. ТУЛЫ КИЛЕШҮ. Бу килешү, туры килгән хосусыйлык кагыйдәләре, кушымтага кагылышлы һәртөрле өстәмә шартлар, өстәмәләр һәм яңартулар өчен шартлар сезнең белән кушымта нәшер итүчесе арасында кушымта турында тулы лицензия килешүе булып тора.
  • 8. КУЛЛАНЫЛУЧЫ ЗАКОН.
    • А. Америка кушма Штатлары һәм Канада. Әгәр Кушма штатларда яки Канадада кушымтаны аласыз икән, сез яшәгән штатның яки районның (яки эшегезнең төп урыны шунда урнашкан) кануннары әлеге килешүнең интерпретациясен көйлиләр һәм, кануннар принциплары низагына карамастан, аны бозган өчен таләпләрне һәм башка барлык таләпләрне (шул исәптән, кулланучылар сагы, вөҗдансыз ярышлар һәм хокук бозуларны кертеп) кулланалар.
    • б. Америка Кушма Штатлары һәм Канададан тыш. Әгәр сез кушымтаны башка илдә алган булсагыз, шул илнең законнары кулланыла.
  • 9. ХОКУК ЙОГЫНТЫСЫ. Әлеге кушымтада билгеле законлы хокуклар тасвирланган. Штатыгыз яки илегез законнарына нигезләнеп, сез башка хокукларга ия булырга мөмкин. Әлеге килешү штатыгыз яки илегез хокукларын үзгәртми, әгәр сезнең штат яки илегез законнары моны эшләргә рөхсәт итмәсә.
  • 10. ЯКЛАУ ӨСТӘМӘСЕ. Әлеге кушымта «ничк бар, шулай», «гарантияләрсез» һәм «мөмкинлек булса гына» рәвештә лицензияләнгән. Аның белән куллану рискы сезнең өстегездә. Кушымта бастыручысы, үз исеменнән, Майкрософт исеменнән (әгәр Майкрософт кушымта бастыручысы булмаса), чыбыксыз элемтә операторлары исеменнән, һәм һәр филиал, сатучы, агентлары һәм тәэмин итүчеләре исеменнән («Урап алынган яклар»), кушымтага кагылышлы гарантияләр, ышандырулар, яки шартлар бирми. Кушымтаның сыйфаты, иминлеге, уңайлылыгы һәм җитештерүчәнлеге белән бәйле барлык рисклар сезнең якта. Әгәр кушымта ватык булса, сез аны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү чыгымнарын үз өстегезгә аласыз. Сез әлеге кушымта үзгәртә алмый торган, җирле законнарыгызга нигезләнеп, өстәмә кулланучы хокукларына ия булырга мөмкин. Җирле кануннарыгыз тарафыннан рөхсәт ителгән дәрәҗәдә, Кызыксынган тарафлар күздә тотылган, шул исәптән товар буларак яраклылык, аерым максатка яраклылык, иминлек, уңайлылык һәм хокук бозмау белән бәйле булган бернинди гарантияләрне яки шартларны да бирми.
  • 11. КАПЛАУ ҺӘМ ЧЫГЫМНАРГА КАГЫЛЫШЛЫ ЧИКЛӘМӘЛӘР ҺӘМ ЧИТЛӘШҮЛӘР. Закон белән каралмаган чикләрдә, әгәр сезнең чыгымнарны каплау өчен нигезләмәләрегез булса, кушымта бастыручысыннан бары тик сез кушымта өчен түләгән сумманы, яки 1,00 USD күләмендә, сумманың зурлыгына карап, кайтара аласыз. Сез башка чыгымнарны, шул исәптән, күздә тотылган, югалган табыш, максус, ялгыш чыгымнарны кушымтаны бастыручыдан кайтара алмыйсыз, һәм хокуклы түгел. Әгәр җирле законнарыгыз, әлеге шартлардан аермалы буларак, гарантия яки шартлар тәкъдим итсә, аларның дәвамлылыгы сез кушымтаны йөкләгән көннән алып, 90 көннән арта алмый.

Әлеге чикләмә түбәндәгеләр өчен кулланыла:

  • Кушымта яки хезмәтләргә бәйле булган бар нәрсә, һәм
  • Килешүне өзү, гарантия, шарт, катгый җаваплылык, игътибарсызлык яки башка төр хокук бозу; устав яки кагыйдәләрне бозу; нигезсез баю; һәм башка теориягә кагылышлы дәгъвалар, кулланылучы закон рөхсәт иткән чикләмәләрдә.

Ул, шулай ук, бу очракларда кулланыла:

  • Әлеге кайтару чыгымнарны тулысынча капламаса; яки
  • Кушымта бастыручысы зыяннарны мөмкинлекләре турында белгән яки белергә тиеш булган очракларда.
Тулы текст
Урап алынган хезмәтләрУрап алынган хезмәтләрserviceslist
Җыелма нәтиҗә

Түбәндәге продуктлар, кушымталар һәм хезмәтләргә Майкрософт хезмәтләре килешүе кагыла, ләкин алар сезнең базарда булмаска мөмкин.

  • Account.microsoft.com
  • Advertising.microsoft.com
  • Arrow Launcher
  • Bing Bots
  • Bing Torque
  • Bing Translator
  • Bing Webmaster
  • Bing Wikipedia күзәткече
  • Bing Бүләкләре
  • Bing Карталары
  • Bing Кораллар аслыгы
  • Bing Кушымталары
  • Bing Навигациясе
  • Bing Сүзлеге
  • Bing Сыйныфта
  • Bing Уку чарасы
  • Bing Эзләү кушымтасы
  • Bing Эш өстәле
  • Bing Язу
  • Bing.com
  • Bing
  • Bingplaces.com
  • Citizen Next
  • Conditional Action Programmer
  • Cortana skills by Microsoft
  • Cortana
  • Default Homepage and New Tab Page on Microsoft Edge
  • Dev Center App
  • Device Health кушымтасы
  • Dictate
  • Docs.com
  • education.minecraft.net
  • Forms.microsoft.com
  • forzamotorsport.net
  • Groove Music Pass
  • Groove
  • GroupMe
  • HealthVault
  • LineBack
  • Maps кушымтасы
  • Microsoft Academic
  • Microsoft Add-Ins for Skype
  • Microsoft Bots
  • Microsoft Educator Community
  • Microsoft Pay
  • Microsoft Research Interactive Science
  • Microsoft Research Open Data
  • Microsoft Translator
  • Microsoft XiaoIce
  • Microsoft белән нәшер ителгән Xbox һәм Windows уеннары, кушымталар һәм веб-төеннәр
  • Microsoft Фильмнар һәм ТВ
  • Mixer
  • MSN Dial Up
  • MSN Explorer
  • MSN Premium
  • MSN Акча
  • MSN Ашау һәм Эчү
  • MSN Һава торышы
  • MSN Сәламәтлек һәм фитнес
  • MSN Сәяхәт
  • MSN Спорт
  • MSN Яңалыклар
  • MSN.com
  • Next Lock Screen
  • Office 365 Кулланучы
  • Office 365 Өй
  • Office 365 өчен Майкрософтның ярдәм һәм тергезү коралы
  • Office 365 Университет
  • Office 365 Шәхси
  • Office Sway
  • Office кибете
  • Office Онлайн
  • Office.com
  • OneDrive.com
  • OneDrive
  • OneNote.com
  • Outlook.com
  • Paint 3D
  • Picturesque Lock Screen
  • Presentation Translator
  • Remix 3D
  • Rinna
  • rise4fun
  • Ruuh
  • Seeing AI
  • Send
  • Skype in the Classroom
  • Skype Interviews
  • Skype Manager
  • Skype Qik
  • Skype.com
  • Skype
  • Smart Search
  • Snip Insights
  • Spreadsheet Keyboard
  • Sway.com
  • to-do.microsoft.com
  • Tossup
  • Translator for Microsoft Edge
  • Translator Live
  • UrWeather
  • Video Breakdown
  • Visio Online
  • Windows Live блог редакторы
  • Windows Live почтасы
  • Windows Movie Maker
  • Windows кибете
  • Windows фотоальбомы
  • Xbox Game Pass
  • Xbox Live Gold
  • Xbox Live
  • Xbox Music
  • Xbox Store
  • Автомат рәвештә синхронлаштыру
  • Кибет
  • Майкрософт Гаилә
  • Майкрософт Обойлар
  • Майкрософт Сәламәтлек
  • Майкрософт хисап язмасы
  • Тәрҗемәче
Тулы текст
2018-нче елның 1-нче марты0