Trace Id is missing
Төп эчтәлеккә үтү
Керү

Microsoft Office Language Interface Pack 2010 – Татар

Microsoft Office Language Interface Pack 2010 – Татар күп Microsoft Office 2010 программалары өчен татарча кулланучы интерфейсын тәэмин итә.

Мөһим! Түбәндә телне сайлау битнең барлык эчтәлекнең бу телгә динамик үзгәртелүенә китерәчәк.

  • Версия:

    1

    Нәшер итү датасы:

    20.12.2019

    Файл исеме:

    O14LipHelp-tt-ru.chm

    languageinterfacepack-x86-tt-ru.exe

    languageinterfacepack-x64-tt-ru.exe

    Файл үлчәме:

    212.1 KB

    13.7 MB

    15.2 MB

    Microsoft Office Language Interface Pack 2010 – Татар түбәндәге кушымталар өчен татарча кулланучы интерфейсын тәэмин итә:
    • Microsoft Office Excel 2010

    • Microsoft Office OneNote 2010

    • Microsoft Office Outlook 2010

    • Microsoft Office PowerPoint 2010

    • Microsoft Office Word 2010
  • Тәэмин ителгән операцион система

    Windows 7, Windows Vista, Windows XP

    • Таләп ителгән програм тәэминат: Microsoft Office 2010-ның шушы бер яки берничә кушымтаны үз эченә алган җыелма яки аерым нөсхәсе: Excel, OneNote, Outlook, PowerPoint яки Word.
    • Дискта таләп ителән буш урын: Инде урнаштырылган Office 2010 программалары кулланган каты дисктагы буш урыннан тыш, 20 мегабайт (Мб) буш урын таләп ителә.
  • Бу йөкләнүче компонентны урнаштыру өчен:
    1. Башта, LanguageInterfacePack.exe файлын йөкләү өчен, Йөкләү төймәсенә (өстә) чирттерегез һәм файлны санакның каты дискында саклагыз.
    2. Санакның каты дискындагы LanguageInterfacePack.exe программасына ике тапкыр чирттереп, Урнаштыру программасын эшләтеп җибәрегез.
    3. Урнаштыруны тәмамлау өчен, экрандагы күрсәтмәләрне үтәгез.
    4. Урнаштырылгач, Microsoft Office 2010 Language Interface Pack өчен readme файлы түбәндәге папкада булачак: C:\Program Files\Common Files\microsoft shared\OFFICE14\LCID\LIPread.htm
    5. Office 2007 Language Interface Pack урнаштырылган Office 2007 яки элеккерәк версияләрне Office 2010 Language Interface Pack урнаштырылган Office 2010 версиясенә кадәр кадәр яңарту тәэмин ителми. Office 2007 төп урнаштырмасын Office 2010 Language Interface Pack урнаштырылган Office 2010 версиясенә кадәр яңарту өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
      • Office 2007 Language Interface Pack программасын санактан бетерегез
      • Office 2010 урнаштыру программасын эшләтеп җибәреп, яңарту функциясен сайлагыз.
      • Office 2010 урнаштырылып беткәч, Office 2010 Language Interface Pack программасын урнаштырыгыз һәм көйләгез


      • Office продуктын активлаштыру:
      • "Microsoft Office Activation Wizard" диалог тәрәзендә урнаштыру кодын тулысынча уку мөмкин булмаса, яки Microsoft® Office Language Interface Pack 2010 кулланганда урнаштыру коды тулысынча дөрес күрсәтелмәсә, оста эшен туктатып, нигез телдәге продуктка күчегез һәм Microsoft Office продуктын активлаштырыгыз.


    Куллану өчен күрсәтмәләр:

    Кулланучы интерфейсын Microsoft Office Language Interface Pack 2010– Татар теленә күчерү өчен, түбәндәге адымнарны башкарыгыз:

    1. Башта Microsoft Office 2010 Тел өстенлекләрен эшләтеп җибәрегез (Башлау\Барлык программалар\Microsoft Office\Microsoft Office чаралары сайлагы).
    2. Кирәкле телне Күрсәтелеш һәм ярдәм телләре бүлегенең Күрсәтелеш теле исемлегендә сайлагыз һәм Килешенгәнчә итү төймәсенә чирттерегез.
    3. Кирәкле телне Төзәтү телләрен сайлауисемлегендә сайлагыз һәм Килешенгәнчә итү төймәсенә чирттерегез.
    4. Шуннан соң ОК төймәсенә чирттерегез.

    Сайланган тел көйләүләре Office кушымталарын киләсе тапкыр эшләтеп җибәргәндә гамәлгә керәчәк.
    Искәрмә: Ярдәмне Microsoft Office Language Interface Pack 2010– Татар теленә күчереп булмый. Ярдәм һәрвакыт беренчел урнаштыру телендә калачак.
    Ачылучан исемлектә ярдәмне күрсәтү рәвешен һәрвакыт нигез телгә көйләгез.

    Бу урнаштырылучы компонентны бетерү өчен:
      Windows XP Home яки Professional чыгарылышларында түбәндәге адымнарны башкарыгыз:
    1. Барлык программалардан чыгыгыз.
    2. Windows идарә аслыгында Программаларны урнаштыру яки бетерү тамгасына ике тапкыр чирттерегез.
    3. Шуннан соң Microsoft Office Language Interface Pack 2010 дигәнен Хәзер урнаштырылган программалар исемлегендә табып сайлагыз һәм Бетерү төймәсенә чирттерегез.
    4. Экрандагы күрсәтмәләрне үтәгез.

      Windows Vista яки Windows 7-дә түбәндәге адымнарны башкарыгыз:
    1. Барлык программалардан чыгыгыз.
    2. Windows идарә аслыгында Программалар һәм мөмкинлекләр тамгасына ике тапкыр чирттерегез.
    3. Шуннан соң Программаларны бетерү яки үзгәртү бүлегенең Microsoft Office Language Interface Pack 2010– Татар дигәнен Хәзер урнаштырылган программалар исемлегендә табып билгеләгез һәм Бетерү параметрын сайлагыз.
    4. Экрандагы күрсәтмәләрне үтәгез.



    CHM файлының эчтәлеген йөкләгәннән соң карап булмаса, киләчәк адымнарны ясагыз :
    1. CHM файлын саклаган папканы ачыгыз.
    2. Уң як төймә белән CHM-га чирттереп, килеп чыккан сайлакта “Үзлекләр” пунктына басыгыз.
    3. “Гомуми” салынмасында Тыюну туктату төймәсенә басыгыз, аннары OK басыгыз.
    4. CHM файлына икеләтә чирттергәч, аның эчтәлеген күрә аласыз.