Медиауйнаткыч мультимедиа эчтәлекне тыңлауны һәм карауны тагын да күңелле итү өчен каралган. Медиауйнаткычның нигезендә музыканы тиз арада карарга һәм уйнатырга, шулай ук уйнату исемлекләре төзергә һәм алар белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче тулы функцияле фонотека ята. Санакның "Музыка" һәм "Видео" папкаларындагы бөтен эчтәлек автоматик рәвештә фонотекада чагылдырылачак.