This is the Trace Id: f7613a37a730931c2aaf1c2d2a6a1062
Төп эчтәлеккә үтү Хосусыйлык мәгълүматы аслыгы Хосусыйлык хисабы Хосусыйлык параметрлары Хосусыйлык аңлатмасы

Майкрософт хосусыйлык аңлатмасы

Соңгы яңарту: Июнь, 2026 ел

Нинди яңалык бар?

 

Хосусыйлык аңлатмасын укуны, аның буенча күчүне һәм аны аңлауны җиңеләйтү өчен без аны яңарттык һәм аңа мәгълүматны ничек куллануыбыз һәм сезнең нинди сайлау вариантлары булуы турында төгәлрәк аңлатмалар өстәдек. Тулырак мәгълүмат Яңалыклар бүлегендә.

Cookie файллары

Күпчелек Майкрософт сайтлары cookie файлларын куллана - бу кечкенә текст файллары җайланмагызга урнаштырыла һәм соңыннан cookie урнаштырган домендагы веб-серверлар тарафыннан укыла ала. Cookie файллары сезнең өстенлекләрне һәм көйләүләрне саклау, системага кергәндә ярдәм итү, шәхсиләштерелгән реклама күрсәтү һәм төеннәрдәге гамәлләрне анализлау өчен кулланыла ала. Тулырак мәгълүмат алу өчен, әлеге хосусыйлык аңлатмасының  “Cookie” файллары һәм охшаш технологияләр  бүлеген карагыз.

Европа Берлеге-АКШ, Бөекбритания киңәйтмәсе Швейцариянең Мәгълүматның хосусыйлык системалары

Майкрософт Европа Берлеге-АКШ, Европа Берлеге-АКШ Бөекбритания киңәйтмәсе һәм Швейцариянең Мәгълүматның хосусыйлык системалары нигезләмәләрен үти. Өстәмә мәгълүмат алу өчен, Шәхси мәгълүматны саклау һәм эшкәртү бүлегенә һәм АКШ Сәүдә министрлыгы мәгълүмат хосусыйлыгы кысалы программасы веб-төененә керегез.

Безнең белән элемтә

Сездә хосусыйлык, шикаятьләр буенча, Microsoft хосусыйлык төркеменә яки мәгълүматны саклау хезмәткәренә карата сорауларыгыз булса, безнең хосусыйлык мәсьәләләре буенча ярдәм һәм таләпләр битенә керегез һәм «Microsoft хосусыйлык төркеменә яки Microsoft мәгълүматны саклау хезмәткәренә мөрәҗәгать итү» сайлагына чирттерегез. Майкрософт, аерым алганда, Microsoft Ireland Operations Limited ширкәте белән элемтәгә керү турында күбрәк мәгълүмат алу өчен, бу хосусыйлык аңлатмасының  Безнең белән элемтә керү ысулы  бүлеген карагыз.

Сезнең хосусыйлык Майкрософт өчен мөһим. Бу хосусыйлык аңлатмасында без эшкәрткән шәхси мәгълүмат һәм аның ничек һәм нинди максатларда эшкәртелүе аңлатыла.

Майкрософт күп төрле продуктлар тәкъдим итә, шул исәптән, корпоратив клиентларга дөнья күләмендә эш алып барырга ярдәм итә торган сервер продуктлары, клиентлар өйдә куллана торган җайланмалар, уку йортларында кулланыла торган программалар һәм программа төзүчеләр яңа продуктлар төзү һәм аларны урнаштыру өчен куллана торган хезмәтләр. Бу аңлатмадагы Майкрософт продуктларына сылтамалар Майкрософт хезмәтләрен, веб-сайтларын, кушымталарын, программа тәэминатын, серверларын һәм җайланмаларын үз эченә ала.

Бу хосусыйлык аңлатмасының өстәмә кирәкле мәгълүмат бирелә торган продуктлар турында мәгълүмат бүлеген укыгыз. Бу аңлатма Майкрософтның сезнең белән эш итүенә һәм түбәндә күрсәтелгән Майкрософт продуктларына һәм бу аңлатманы чагылдыра торган башка Майкрософт продуктларына кагыла.

Балалардан җыела торган шәхси мәгълүмат турында тулырак мәгълүматны Балалардан мәгълүмат җыю бүлегендә табарга була. Яшьләргә Яшьләр өчен хосусыйлык битеннән башлау файдалы булырга мөмкин.

АКШ’та яшәүче физик затлар өчен, хокукларыгыз һәм шәхси мәгълүматыгызны эшкәртү турында өстәмә мәгълүмат алу өчен безнеңАКШ Дәүләт мәгълүмат хосусыйлыгы турында белдерү (шул исәптән, мәгълүматны җыю турында мәгълүмат) һәм   Кулланучылар сәламәтлеге турындагы мәгълүматка карата хосусыйлык политикасы белән танышыгыз.

Безнең продуктларны һәм хезмәтләрне куллана торган предприятиеләр һәм мәктәпләп кебек оешмалардан мәгълүматны ничек эшкәртүебез турында өстәмә мәгълүмат алу өчен бу хосусыйлык аңлатмасының “Предприятие һәм төзүчеләр өчен продуктлар” бүлеген карагыз. Оешмагыз тарафыннан тәкъдим ителгән Майкрософт продуктын яки Майкрософт хисап язмасын куллансагыз, өстәмә мәгълүмат өчен Оешмагыз тәэмин иткән продуктлар һәм Mайкрософт хисап язмасы бүлекләрен карагыз.

Без туплый торган шәхси мәгълүмат

Майкрософт безнең белән үзара бәйләнешегез һәм продуктларыбызны куллану барышында кулланучылардан мәгълүмат җыя. Сез бу мәгълүматның бер өлешен турыдан-туры тәэмин итәсез, ә башка мәгълүматны без сезнең үзара бәйләнеш, продуктларыбызны куллану һәм алар белән эшләү тәҗрибәсе турында мәгълүматны җыеп алабыз. Туплана торган мәгълүмат Майкрософт белән эш итүегезнең үзенчәлекләренә, сез сайлаган вариантларга, шул исәптән, сезнең хосусыйлык параметрларына һәм сез кулланган продуктларга һәм компонентларга бәйле. Без шулай ук кулланучылар турында мәгълүматны Майкрософт партнерлары, вәкилләре һәм чит яклардан алабыз.

Сез уртаклашкан мәгълүматка килгәндә, сезнең сайлау мөмкинлеге бар. Сездән шәхси мәгълүмат соралганда сез ризалашмаска мөмкин. Сез шулай ук эчке идарә элементларын, шул исәптән веб-күзәтүчедә яки операцион системада, билгеле бер мәгълүмат төрләрен җыюны чикләү яки булдырмау өчен куллана аласыз. Күп кенә продуктларыбызда сезгә хезмәт күрсәтү өчен кайбер шәхси мәгълүматыгыз кирәк. Сез кирәкле мәгълүматны тәэмин итмәскә яки безгә җыярга рөхсәт итмәскә карар итсәгез, сез бәйле продуктны яки функцияне куллана алмаячаксыз. Шулай ук, безгә закон нигезендә яки сезнең белән килешү төзү яки үтәү өчен шәхси мәгълүматны җыярга кирәк булса, һәм сез бу мәгълүматны бирмәсәгез, без килешүне төзи яки үти алмаячакбыз. Мәгълүматны бирү мәҗбүри булмаса, һәм сез аны уртаклашмаска кара итсәгез, бу мәгълүматны куллана торган шәхсиләштерү кебек функцияләр сезнең өчен эшләмәячәк.

Шәхси мәгълүматны куллану рәвеше

Майкрософт тупланган мәгълүматны сезгә күпкырлы, интерактив эш рәвешләрен тәкъдим итү өчен куллана. Аерым алганда, без мәгълүматны түбәндәгеләр өчен кулланабыз:

  • Продуктларыбызны тәкъдим итү, шул исәптән, аларны яңарту, иминлеген тәэмин итү, проблемаларын төзәтү, ярдәм күрсәтү һәм киңәшләр бирү.
  • Продуктларыбызны яхшырту һәм үстерү. Продуктларыбызны камилләштерү һәм үстерү буенча тырышлыкларыбыз кысаларында без сезнең мәгълүматны ясалма интеллект модельләрен ясау һәм өйрәтү өчен куллана алабыз. Күбрәк монда өйрәнегез.
  • Сезгә реклама һәм маркетинг эчтәлеген тәкъдим итү, шул исәптән, кызыксындыргыч хәбәрләр җибәрү,  шәхсиләштерелгән максатчан рәвештә реклама күрсәтү һәм туры килүче тәкъдимнәр ясау.

Мәгълүмат бизнесыбызны алып бару өчен дә кулланыла, моңа җитештерүчәнлекне анализлау, юридик бурычларны үтәү, эшче кадрларыбызны үстерү һәм тикшеренүләр башкару керә.

 Шәхси мәгълүматларны ачыклау сәбәпләре

Майкрософт шәхси мәгълүматыгызны сезнең ризалыгыгыз белән, теләсә нинди транзакцияне тәмамлау яки сез сораган яки рөхсәт иткән продуктны тәкъдим итү яки “Шәхси мәгълүматны ничек кулланабыз” бүлегендә күрсәтелгән башка максатларны үтәү өчен ачыклый. Без шулай ук бу закон буенча яки суд сорауларына җавап итеп таләп ителгән очракларда, шулай ук кулланучыларны, иминлекне, Майкрософт һәм аның кулланучыларының хокукларын һәм милеген саклау өчен шәхси мәгълүматны ачыклыйбыз. Без мәгълүматны Майкрософт идарәсендәге партнерларга һәм вәкилләргә, шулай ук безнең исемнән эшләүче тәэмин итүчеләргә бирәбез.

Шәхси мәгълүматка керү һәм аның белән идарә итү тәртибе

Сез Майкрософтның мәгълүматыгызны туплау һәм куллану рәвешен сайлый аласыз. Сез Майкрософт туплаган шәхси мәгълүматыгыз белән идарә итә, мәгълүмат саклау хокукларыгызны гамәлгә ашыру өчен Майкрософт белән элемтәгә керергә яки без тәкъдим иткән төрле чаралардан, мәсәлән Microsoft хосусыйлык аслыгыннан файдалана аласыз.

Бу бүлектә тасвирланган чаралар ярдәмендә Майкрософт тарафыннан эшкәртелә торган шәхси мәгълүматның бөтенесен да ачу яки аның белән идарә итү мөмкин түгел. Сез безнең тарафтан тәкъдим ителә торган кораллар яки турыдан-туры үзегез куллана торган Майкрософт продуктлары ярдәмендә Майкрософт тарафыннан эшкәртелә торган шәхси мәгълүматыгызны яклау буенча хокукларыгыздан файдаланырга теләсәгез, сез һәрвакыт  Безнең белән ничек элемтәгә керергә  бүлегендә тасвирланганча яки безнең хосусыйлык буенча ярдәм һәм таләпләр битенә кереп Майкрософт  белән элемтәгә керә аласыз.

Мәгълүматларын саклау хокуклары турындагы кулланучы таләпләрен гамәлгә ашыру өчен, без Майкрософт конфиденциальлеге турында хисап аша җыелма күрсәткечләр бирәбез.

Cookie файллары һәм охшаш технологияләр

Без “cookie” файлларын һәм веб-маяклар һәм пиксельле сурәтләр кебек охшаш технологияләрне сезнең теләкләрне һәм параметрларны саклау һәм үтәү өчен кулланабыз, сезгә системага керергә мөмкинлек бирәбез,  шәхсиләштерелгән реклама бирәбез, караклык белән көрәшәбез, продуктларыбызның эшен анализлыйбыз һәм башка законлы максатларны үтибез.

Безнең веб-төеннәргә Microsoft филиаллары һәм партнерларыннан, шулай ук безнең исемнән эшләүче хезмәт күрсәтүчеләр кебек чит тарафлардан веб-маяклар, cookie файллары яки охшаш технологияләр керә ала.

Чит як “cookie” файллары веб-төен яки хезмәтнең эшен тәэмин итү, сезгә социаль челтәрләрдәге профильләрегез һәм безнең веб-төеннәрдәге гамәлләрегез нигезендә реклама һәм эчтәлек күрсәтү, без аларны яхшырта алсын өчен сезнең һәм башка кулланучыларның безнең веб-төеннәрне ничек куллануын яхшырак аңлау, ә чит якларның үз продуктларын һәм хезмәтләрен яхшырта алсын өчен куллануын яхшырак аңлау өчен кирәкле максатларда кулланылырга мөмкин., шулай ук сезгә актуаль реклама күрсәтү өчен.

Сез “cookie” файллары, веб-маяклар һәм охшаш технологияләр ярдәмендә җыелган мәгълүматны контрольдә тота аласыз. Мәсәлән, сез Интернет-күзәтүчегездәге идарә элементларын үзегез керә торган веб-төеннәрне куллануны чикләү, шулай ук “cookie” файлларын бетерү яки тыю өчен куллана аласыз. Кирәк булганда, ирекле "cookie" файлларын урнаштыру алдыннан без шушы очракларда сездән ризалык алабыз: (i) веб-төенне яки хезмәтне тәэмин итү өчен мәҗбүри булмаганда яки (ii) аралашуны җиңеләйтү максаты белән. Ризалык таләп ителсә, сез веб-төеннең аскы колонтитулында “Cookie” файллары белән идарә итү” төймәсенә басып, өстәмә “cookie” файлларын куллануга ризалыкны кире ала аласыз.

Майкрософт хисап язмасы

Майкрософт хисап язмасы сезгә Майкрософт продуктларына һәм Майкрософт партнерларының кайбер продуктларына керү мөмкинлеген бирә. Майкрософт хисап язмагызга бәйле шәхси мәгълүмат керү мәгълүматын, контакт һәм түләү турында мәгълүматны, җайланма һәм куллану турында мәгълүматны, шулай ук эшчәнлек белән бәйле мәгълүматны үз эченә ала. Майкрософт хисап язмасына керү төрле продуктлар һәм җайланмалар белән эшләүнең шәхсиләштерелүен һәм килешенгәнлеген тәэмин итә, шулай ук болыт саклагычын кулланырга, сакланып калган түләү ысуллары һәм башка функцияләр ярдәмендә түләүләрне башкарырга мөмкинлек бирә.

Сез чит як тәкъдим иткән зезмәткә үзегезнең Майкрософт хисап язмасы ярдәмендә керсәгез, Майкрософт чит якның хосусыйлык политикасы нигезендә бу чит якка хисап язмасы турында мәгълүматны тапшыра.

Балалардан мәгълүмат туплау

Майкрософт балалар һәм яшүсмерләр файдалана ала торган күп кенә продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим итә, гәрчә аларның һәрвакытта да олы кулланучыларга мөмкин булган барлык функцияләргә һәм хезмәтләргә керү мөмкинлеге булмаса да. Бу функцияләрнең кайберләре гадәттәгечә яшь кулланучылар өчен килешенгәнчә өзелгән булачак яки мөмкин булмаячак. Балага 13 яшь (яки күбрәк, бу аның төбәгендә таләп ителә икән) тулмаган булса, аңа Майкрософт хисап язмасын төзү өчен ата-аналарның яки җаваплы кешеләрнең ризалыгы кирәк булачак. Ата-аналар теләсә кайсы вакытта ризалыгын үзгәртә яки кире ала ала.

Майкрософт Family Safety коралларын тәкъдим итә. Алар ата-аналарга үз балаларының хисап язмаларын гаилә төркеменә тоташтырырга мөмкинлек бирә. Ата-аналар ризалыгы белән төзелгән Майкрософт хисап язмалары автоматик рәвештә ата-аналарның гаилә төркеменә өстәлә. Microsoft гаиләсе төркеменең оештыручысы буларак, ата-ана яки опекун баланың мәгълүматы һәм параметрлары белән Гаилә Иминлеге  битендә идарә итә һәм  конфиденциальлек мәгълүмат аслыгындагы баланың мәгълүматын карый һәм бетерә ала. Xbox кулланучыларының ата-аналары Xbox Family Settings кушымтасы ярдәмендә өстәмә идарә элементларына ия.

Шәхси мәгълүматны саклау һәм эшкәртү

Майкрософт сезнең төбәктә, АКШ’та һәм Майкрософт яки аның партнерлары, вәкилләре яки хезмәт күрсәтүчеләре урнашкан теләсә кайсы башка юрисдикциядә сезнең шәхси мәгълүматны саклый һәм эшкәртә ала. Без шәхси мәгълүматны халыкара дәрәҗәгә тапшырганда, сезнең хосукларны яклау һәм мәгълүматның сагын тәэмин итү өчен тиешле хокукый чаралар кулланабыз.

Реклама

Реклама безгә кайбер продуктларны тәкъдим итәргә, ярдәм итәргә һәм яхшыртырга ярдәм итә. Реклама безнең белән агымдагы хезмәттәшлегегез нигезендә күрсәтелергә, шулай ук билгеле бер вакыт аралыгында сезнең турында мәгълүматны кулланып шәхсиләшетерелергә мөмкин. Сез безнең шәхсиләштерелгән реклама һәм тәкъдимнәр битендә шәхсиләштерелгән реклама алудан баш тарта аласыз, шулай ук безнең чит яклар өчен реклама параметрлары битенә кереп, шәхсиләштерелгән реклама өчен чит якларга мәгълүмат бирүдән баш тарта аласыз. Майкрософт Global Privacy Control (GPC) күзәтүчесен кулланудан баш тарту турында сигнал ала һәм аңа җавап бирә.

Хосусыйлык турында башка мөһим мәгълүмат

Диагностика мәгълүматын ничек куллануыбыз, хосусыйлык аңлатмабызны ничек һәм кайчан яңартуыбыз, безгә ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге кебек хосусыйлык турында өстәмә мәгълүматны түбәндә табарга була. Microsoft һәм хосусыйлыгыгызны саклау бурычы турында күбрәк мәгълүматны Microsoft Хосусыйлык төенендә таба аласыз.

Ясалма интеллект һәм Copilot мөмкинлекләре

Майкрософт ясалма интеллектны (ЯИ) үзенең күп кенә продуктларында һәм хезмәтләрендә куллана, шул исәптән генератив ЯИ функцияләрен кертү юлы белән. “Copilot” - нәтиҗәләр алу өчен ЯИ технологияләрен куллана торган хезмәтләр, продуктлар һәм чишелешләр гаиләсе.

Безнең ЯИ куллану Майкрософтның ЯИ өлкәсендәге принциплары һәм Майкрософтның Җаваплы ЯИ стандарты белән көйләнә, ә безнең ЯИ функцияләрен эшләгәндә һәм керткәндә шәхси мәгълүматны җыю һәм куллану хосусыйлык аңлатмасында бәян ителгән безнең йөкләмәләргә туры килә. Майкрософтның безнең җаваплы ЯИ принципларын яклау өчен төзегән кораллар, практикалар һәм политикалар турында тулырак мәгълүматны монда таба аласыз.

Предприятие һәм төзүче продуктлары, шулай ук сезнең оешма тарафыннан тәкъдим ителгән продуктлар

Корпоратив һәм җитештерүчеләр өчен продуктлар - нигездә оешмалар һәм җитештерүчеләр тарафыннан куллану өчен тәкъдим ителгән һәм ясалган Майкрософт продуктлары һәм бәйләнешле программалар. Моңа безнең корпоратив онлайн-хезмәтләр; предприятиеләр һәм төзүчеләр өчен башка болыт хезмәтләре; предприятиеләр һәм төзүчеләр өчен башка программа тәэминаты; мәгълүматны саклау инфраструктурасы өчен кулланыла торган кушымталар һәм җиһазлар; шулай ук безнең онлайн-хезмәтләр кысаларында файдалана алырлык һөнәри хезмәтләр керә.

Бу безнең хосусыйлык аңлатмасы һәм Корпоратив һәм җитештерүчеләр өчен продуктлар буенча клиент белән Майкрософт арасындагы төрле килешү(ләр)нең шартлары арасында каршылык килеп чыккан очракта, шул килешү(ләр)нең шартлары өстенлек итә.

Безнең Корпоратив һәм җитештерүчеләр өчен продуктларның компонентлары һәм параметрлары, шул исәптән сезнең яки ахыр кулланучыларыгызның иминлегенә тәэсир итә торган вариантлар турында тулырак мәгълүматны продуктларның документациясендә табарга мөмкин.

Җитештерүчәнлек һәм аралашу продуктлары

Җитештерүчәнлекне арттыру һәм аралашулар өчен продуктлар - кушымталар, программа тәэминаты һәм Microsoft 365, Microsoft Teams, OneDrive кебек хезмәтләр. Аларны төзү, саклау һәм документларны уртаклашу, шулай ук башка кешеләр белән аралашу өчен кулланырга мөмкин. Б хезмәтләр сезнең мәгълүматны аларның функцияләренә һәм куллану ысулына карап кулланачак - мәсәлән, без куллану турында мәгълүмат җыячакбыз, шулай ук Microsoft Teams кулланган вакытта сезнең хәбәрләр турында мәгълүмат, шул исәптән вакыт һәм дата, шулай ук аралашуда катнашучы кулланучылар турында мәгълүмат җыячакбыз. Түбәндә сез бу хезмәтләр, аларның функцияләре һәм аларның мәгълүматны ничек куллануы турында тулырак мәгълүмат табарсыз.

Эзләү һәм күзәтү

Эзләү һәм күзәтү продуктлары сезгә мәгълүмат алырга, шулай ук аны акыллы кабул итәргә, эшкәртергә һәм аның нигезендә эшләргә, вакыт узу белән өйрәнергә һәм җайлашырга мөмкинлек бирә. Майкрософтның эзләү һәм күзәтү продуктларындагы ясалма интеллект һәм Copilot мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен, югарыдагы Ясалма интеллект һәм Microsoft Copilot мөмкинлекләре бүлеген карагыз.

Windows

Windows - шәхсиләштерелгән исәпләү мохите. Ул сезгә хезмәтләргә, параметрларга һәм эчтәлеккә җиңел күчәргә һәм керергә мөмкинлек бирә. Бу болытлы исәпләү тәҗрибәсен тәэмин итү өчен, без сез, сезнең җайланма һәм сез Windows'ны ничек кулланганыгыз турында мәгълүмат җыябыз. Шулай ук без персональләштерелгән киңәшләр, реклама һәм тәкъдимнәр кебек өстәмә функцияләр тәкъдим итәбез. Windows без җыйган шәхси мәгълүмат һәм аны ничек куллануыбыз буенча сезгә сайлау мөмкинлеге бирә. Җайланмагыз оешма (мәсәлән, сезнең эш бирүчегез яки мәктәп) тарафыннан идарә ителсә, сезнең оешма үзәкләштерелгән идарә коралларын сезнең мәгълүматка керү һәм эшкәртү өчен, шулай ук җайланманың параметрларын, җайланмаларның үзләрен, программа тәэминатын яңартуларын һәм мәгълүмат җыюны контрольдә тоту өчен куллана ала.

Windows функцияләре һәм мәгълүматны ничек куллануы турында тулырак мәгълүмат - шул исәптән хосусыйлык идарә элементлары, Windows Search, сөйләмне тану, урын билгеләү хезмәтләре, синхронлаштыру һәм резер күчермә ясау, иминлек, Windows кушымталары, ЯИ һәм башкалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен - түбәндәге “Өстәмә мәгълүмат” бүлеген карагыз. Бу аңлатмада Windows 10 һәм Windows 11 турында сүз бара; Windows’ның элеккеге версияләре үзләренең хосусыйлык аңлатмаларына буйсына.

Күңел ачу һәм аның белән бәйле хезмәтләр

Күңел ачу һәм Xbox, Microsoft Store һәм MSN кебек бәйле хезмәтләр бай тәҗрибәләр бирә һәм сезгә төрле эчтәлеккә, кушымталарга һәм уеннарга керергә мөмкинлек бирә. Тәҗрибәгезне яхшырту өчен без бу хезмәтләрне ничек куллануыгызга карап сезнең мәгълүматны җыябыз һәм кулланабыз: мәсәлән, без сезнең уникаль идентификаторларны, бу хезмәтләр белән ничек эшләвегез, кем белән сөйләшүегез, нинди эчтәлек йөкләвегез, шулай ук сез эзләгән һәм сатып алган товарлар турында мәгълүмат җыябыз.  Бу хезмәтләр, аларның функцияләре һәм мәгълүматны ничек кулланулары турында тулырак мәгълүмат өчен түбәндә карагыз.

Хосусыйлык сайлаудан баш тарту тамгачыгы Сезнең хосусыйлык сайлаулары
Кулланучыларның сәламәтлегенә карата хосусыйлык Contact Microsoft Privacy & Cookies Manage cookies Terms of Use Trademarks About our ads