This is the Trace Id: f7e57a7eff86698934588883070ff63f
Төп эчтәлеккә үтү Хосусыйлык мәгълүматы аслыгы Хосусыйлык хисабы Хосусыйлык параметрлары Хосусыйлык аңлатмасы Azure Copilot Windows Surface XBOX Outlook Accessories Microsoft AI Microsoft Security Azure Dynamics 365 Microsoft 365 for business Microsoft Power Platform Windows 365 Developer Center Documentation Microsoft Learn Microsoft Tech Community Microsoft Marketplace Visual Studio Software companies View Sitemap

Яшьләр өчен хосусыйлык

Соңгы тапкыр 2023 елның мартында яңартылган
яшь кешеләр сурәте

Сезнең хосусыйлык мөһим. Сез Microsoft продуктларын һәм хезмәтләрен кулланганда, сезнең турыгызды кайбер мәгълүмат алабыз. Шул мәгълүмат, мәсәлән исемегез һәм электрон почта адресы, шәхси мәгълүмат дип атала. Белдерәсебез килә бездә нинди шәхси мәгълүматыгыз бар һәм ничек без аны кулланабыз. Безгә шулай ук белергә кирәк сезнең шул мәгълүматка хокукларыгыз бар микәнен.

Бу бит сезгә, яшь кеше буларак, хосусыйлыгыгызны саклау өчен, Майкрософт хосусыйлык сәясәтен, һәм шулай ук безнең продуктларны куллану ысулларын белергә һәм аңларга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Шулай ук ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен әлеге биттә аерылып күрсәтелгән темалар ярдәмле булырга мөмкин.

Әлеге биттәге информация турында сорауларыгыз калса, бәлки, ата-аналарыгыз белән фикер алышырсыз. Microsoft ничек сезнең шәхси мәгълүматыгызны куллана микәнен белү өчен Microsoft хосусыйлык аңлатмасын укыгыз. Майкрософт һәм сезнең хосусыйлык турында privacy.microsoft.com төенендә өстәмә мәгълүмат алыгыз.

  • Продуктларның күбесе эшләү өчен шәхси мәгълүмат таләп итә. Безгә кирәк булган шәхси мәгълүматның төре сез кулланган продуктларга һәм хезмәтләргә бәйле.

    Сез Microsoft продуктларын кулланганда, сезгә кайбер сораулар бирелергә мөмкин. Мәсәлән, исемегез, электрон почта адресы һәм туган көнегез турында. Хисап язмасын төзәргә булсагыз, сездән серсүз төзүне дә сораячакбыз.

    Шулай ук продуктлар һәм хезмәтләрне куллануыгыз рәвеше турында кайбер нечкәлекләр саклыйбыз. Аның арасында сез кергән веб-битләр, уйнаган уеннар, сатып алуларыгыз һәм сез кулланган җайланманың тәфсилләре. Шулай ук, Microsoft хезмәтен фото яки документ кебек файлны төзү яисә уртаклашу өчен кулланып була. Без аны сезнең эчтәлек итеп исәплибез һәм сезнең өчен саклыйбыз.

    Кайчакта сезнең турындагы мәгълүматны шулай ук башкалардан алабыз. Мәсәлән, хисап язмагыз ата-анагыз белән төзелгән булса, ана-анагыз сезнең турында биргән мәгълүматны туплыйбыз. Microsoft продуктын мәктәптә куллансагыз, сезнең турдагы мәгълүматны укытучылардан яки мәктәптән алабыз.

    Кайчакта без аласы мәгълүматны сайларга мөмкинлек бирәбез. Әмма сез кирәкле мәгълүматны бирмәскә булсагыз, сез продуктны яки үзлекне куллана алмаячаксыз. Мәҗбүри булмаган мәгълүматны бирмәскә булсагыз, продуктны куллана аласыз, ләкин кайбер үзлекләр икенчерәк эшлиячәк.

    Без туплаган шәхси мәгълүмат турында Microsoft хосусыйлык аңлатмасында белегез.

  • Microsoft сезнең мәгълүматны искиткеч тәҗрибәләр бирү өчен куллана. Шәхси мәгълүмат болар өчен кулланыла:

    • Продуктларны тәэмин итү һәм ярдәм күрсәтү.
    • Продуктларыбызны яхшырту һәм үстерү.
    • Продуктларыбызны шәхсиләштерү һәм киңәшләр бирү.
    • Продуктларыбызны күтәрү һәм реклама бирү.
    • Бизнесны эшләтү һәм яхшырту.

    Әлеге мәгълүматны кулланганда, без аны төрле чыганаклардагы мәгълүмат белән бәйли алабыз. Мәгълүматка сылтама ясап, сезнең эшегезне җиңеләйтәбез һәм бизнесны яхшырак эшләтәбез.

    Сезнең электрон почта, кешеләр арасында аралашулар, файллар яки башка шәхси эчтәлек сезгә реклама тәкъдим итү өчен кулланылмаячак.

    Тупланган шәхси мәгълүматның кулланылуы турында Microsoft хосусыйлык аңлатмасында белегез.

  • Хезмәтләребезнең кайберсе рекламаны үз эченә ала. Әгәр дә без сезнең 18 яшьтән дә яшьрәк икәнегезне белсәк, без сезгә шәхсиләштерелгән реклама күрсәтмәячәкбез. Сез рекламаны барыбер күрәчәксез, чөнки ул сезнең мәгълүматка нигезләнеп сайланмаячак.

    Сезнең электрон почта, кешеләр арасында аралашулар, файллар яки башка шәхси эчтәлек сезгә реклама тәкъдим итү өчен беркайчан да кулланылмаячак.

    Сез 18 яшьтән олырак булсагыз, шәхсиләштерелгән рекламадан безнең  баш тарту битендә баш тарта аласыз.

    Реклама турында Microsoft хосусыйлык аңлатмасында белегез.

  • Нинди мәгълүмат алабыз һәм аны ничек кулланабыз икәнен сайлап була. Мәсәлән,

    •  Microsoft хосусыйлык аслыгы аша кайбер мәгълүматыгызга кереп аны бетерә аласыз. Яшегезгә һәм яшәгән урыныгызга карап мәгълүматны бетерү алдыннан ата-аналарыгыздан ризалык сорау кирәк булырга мөмкин.
    • Microsoft’тан аерым хәбәрләр алу-алмауны сайлап була.
    • Продуктларыбызның күбесе башка хосусыйлык параметрларын һәм идарәләрен тәкъдим итә. Майкрософт продуктларында кайда  хосусыйлык параметрларын  таба алуыгыз турында өстәмә мәгълүмат алыгыз.

    Шәхси мәгълүматыгызга керү мөмкинлеге яки идарә итү турында сораулар биреп безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең белән элемтәгә керү өчен иң яхшы ысул - безнең  веб-форма.  Шулай ук мәгълүматыгызны экспортлау һәм бетерү турында безнең  Хосусыйлык турында еш бирелгән сорауларда (FAQ) белә аласыз.

    Сез яшәгән урынның законнары буенча сезнең аерым хокуклар бар, мәсәлән, керү мөмкинлеген алу яки шәхси мәгълүматны бетерергә таләп итү. Әмма без, аларның яшәү урыннарына карамастан, барысы өчен идарә итү һәм сайлау мөмкинлеген тәэмин итәбез. Игътибар итегез, кайбер очракларда сезнең шәхси мәгълүматка керү яки контрольдә тоту чикләнгән булырга мөмкин (мәсәлән, юридик яки башка мөһим сәбәпләр аркасында мәгълүматны саклап калдырырга кирәк булганда).

    Без туплаган шәхси мәгълүмат керү һәм аның белән идарә итү турында Microsoft хосусыйлык аңлатмасында белегез.

    Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар мәгълүматына керү һәм аны бетерү ысуллары турында Майкрософт хосусыйлык аңлатмасындагы  Балалардан мәгълүматны туплау  бүлегендә белә ала.

  • Безнең продуктларны мәктәптә яки мәктәп хисап язмасы белән кулланганда, мәктәбегез сезнең шәхси мәгълүматны безнең белән уртаклаша ала. Без укучыларның шәхси мәгълүматын белем алу яки мәктәп максатларында гына кулланабыз, мәсәлән, онлайн белем алу продуктлары өчен.

    Безнең продуктларны мәктәп өчен кулланганда, мәктәбегез шәхси мәгълүматыгызга керә һәм идарә итә ала. Microsoft продуктларына һәм хисап язмагызга бәйле булган эчтәлеккә, электрон почтага, аралашуга һәм файлларга мәктәпнең керү мөмкинлеге бар. Хисап язмасы параметрлары һәм продуктлар белән мәктәп идарә итә ала, шулай ук иминлек һәм хосусыйлык параметрлары белән.

    Кайбер Microsoft продуктларының иҗтимагый үзлекләре бар. Сез шул үзлекләрне кулланганда, мәктәптәге яки челтәрдәге башка кулланучылар сезнең активлыкны күрергә мөмкин.

    Майкрософт укучыларның шәхси мәгълүматын түбәндәге ысуллар белән саклый:

    • Укучыларның шәхси мәгълүматын сатмыйбыз.
    • Реклама өчен укучыларның шәхси мәгълүматын кулланмыйбыз һәм аның белән уртаклашмыйбыз.
    • Укучылар турындагы мәгълүматны белем алу яки мәктәп максатларында гына туплыйбыз, яисә ата-аналар рөхсәте буенча.
    • Без укучыларның шәхси мәгълүматын безнең тарафтан мәгариф максатында эшләгән башка оешмалар белән уртаклаша алабыз. Әлеге оешмалар шундый ук сак тәкъдим итәргә ризалык бирергә тиеш.

    Мәктәбегез Microsoft продуктларын куллануы өчен сездән кагыйдәләрен һәм сәясәтләрен үтәүне сорарга мөмкин.

    Мәктәбегез нинди мәгълүмат белән уртаклаша икәнен белү өчен мәктәбегезгә мөрәҗәгать итегез.

  • Мәгълүматыгызны сак тотуда ярдәм итү өчен, катгый иминлек ысулларын кулланабыз. Бу ысуллар ярдәмендә шәхси мәгълүматыгызны урлаудан яки яраксыз максат белән кулланудан тыябыз Тик исегездә тотыгыз, онлайн-куркынычсызлык беркайчан да идеаль була алмый, шуңа күрә онлайн уртаклашканда һәрвакыт сак булыгыз.

    Шәхси мәгълүматыгыз иминлеген саклауда үзегез дә ярдәм итә аласыз. Хосусыйлыкны саклау һәм онлайн имин булу өчен менә берничә киңәш:

    • Җайланмаларга, кушымталарга һәм хисап язмаларына керү өчен катлаулы серсүзләр яки сенсорлы идентификатор функцияләрен кулланыгыз. Сезне белгән кешеләр ачыкларлык серсүзләрне кулланмагыз (мәсәлән, йорт хайваны исемен яки йорт адресын).
    • Һәрбер хезмәт өчен шул ук серсүзне кулланмагыз. Серсүзегезне беркем белән дә уртаклашмагыз (ата-аналар кебек ышанышлы өлкәннәрдән башка).
    • Мәглүматыгызны онлайн уртаклашасы кеше белән сак булыгыз. Таныш һәм ышанчлы кешеләр белән генә шәхси мәгълүматыгзны уртаклашыгыз.
    • Нинди мәгълүмат белән онлайн уртаклашасыз икәне турында сак булыгыз. Мәглүматыгызны чит кешеләр белән уртаклашмагыз, ул сезне яки яшәгән урыныгызны ачыклау өчен кулланылырга мөмкин. Сезне дөньяда табу өчен чын исемегез, мәктәбегез исеме яисә фотогыз белән уртаклашу җитә.
    • Сезне уңайсыз хәлдә калдыру яки авырлык китерү өчен кулланырлык мәгълүмат белән уртаклашмагыз. Истә тотыгыз, берәрсе белән мәгълүматыгызны уртаклашсагыз яки хәбәр җибәрсәгез, аны шул кеше озакка саклап калдырырга яки башка кешегә (күп кешеләргә) күчереп җибәрергә мөмкин.

    Онлайн иминлек киңәшләре турында өстәмә мәгълүмат.

  • Без шәхси мәгълүматны күп сәбәпләр буенча уртаклашабыз Сезнең ризалыгыгыз белән без мәгълүматыгыгызны транзакцияләр ясау яки сез кулланган продуктлар белән тәэмин итү өчен уртаклашабыз. Шулай ук без сезнең кушуыгыз буенча мәгълүматны уртаклашабыз, мәсәлән, сез электрон поста хәбәрен җибәргәндә яки OneDrive’та документны уртаклашканда. Мәктәбегез тәэмин иткән Microsoft продуктын куллансагыз, продуктны куллануыгыз турындагы тәфсилләрне мәктәп белән уртаклаша алабыз.

    Шулай ук мәгълүматны әлеге сәбәпләр аркасында уртаклашабыз:

    • Продуктлар һәм хезмәтләр тәэмин итү өчен, Майкрософт ширкәтләре арасында
    • Безнең тарафтан эшләгән башка ширкәтләр белән (алар мәгълүматны без әйткәнчә генә куллана ала)
    • Бу закон буенча яки суд процессына җавап бирү өчен кирәк булганда, мәсәлән, суд карары буенча ордер яки судка повестка җибәрү өчен
    • Безнең клиентларны һәм башкаларны яклау өчен
    • Продуктларның иминлеген саклау өчен
    • Майкрософтның һәм аның клиентларының хокукларын һәм милеген яклау өчен

    Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны сатмыйбыз.

    Шәхси мәгълүмат белән уртаклашу сәбәпләре турында Microsoft хосусыйлык аңлатмасында белегез.

  • Хезмәтләрне тәэмин итү, законнарны үтәү һәм башка юридик сәбәпләр өчен күпме вакыт кирәк, шул кадәр шәхси мәгълүматны саклыйбыз. Бездә мәгълүматыгызны идарә итү мөмкинлеге бар. Шәхси мәгълүматыгызны Microsoft’тан эшкәрттерәсегез килмәсә яки мәгълүмат кулланылуын безнең өчен чикләргә теләсәгез,  веб-форманы кулланып безгә мөрәҗәгать итегез.

    Шәхси мәгълүматның саклануы турында Microsoft хосусыйлык аңлатмасында белегез.

  • Бу битне төзү өчен, без 2021 елда  Санлы иминлек буенча Microsoft советында эшләгән бер төркем яшь кешеләр белән киңәшләштек. Виртуаль семинарда без алар белән ни өчен хосусыйлык мөһим һәм алар Интернеттагы башка кешеләр белән аралашканда үз хосусыйлыгын ничек саклый алулары турында сөйләштек. Кечкенә төркемнәрдә алар бу бит өчен эчтәлек караламасын карап чыктылар, сораулар бирделәр һәм фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Аларның катнашуы безгә хосусыйлык сәясәтен яшькә туры килгән тел кулланып ничек аңлатуыбызны ачыкларга һәм яшьләргә шәхси мәгълүматын яхшырак аңларга һәм идарә итәргә булышты. Хикәяне монда укыгыз: Балаларны үз эченә ала: Санлы технологияләр чорында балалар һәм яшьләрнең ширкәтләрдә әһәмиятле катнашуын тәэмин итү

    Әлеге битне үзгәрешләр кертү һәм аңлаешлы итү өчен кайчакта яңартабыз. Үзгәрешләр арасында яңа продукт, яңача мәгълүматны куллану яки закон үзгәреше булырга мөмкин. Үзгәрешләрне нәшер иткәндә, без әлеге аңлатманың өске өлешендә "соңгы яңарту" датасын билгелиячәкбез.